Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Салмак кына үз җае белән аккан авыл тормышы кинәт үзгәрде дә куйды. Умарта күче кебек гөж килә хәзер. Гөжләрсең дә шул, Америка чаклы Америкадан кунак килә бит! Илдә гражданнар сугышы башлангач, бар мөлкәтен сатып авылдан чыгып качкан Әхсән байның оныгы кайта. Авылда хәзер Әхсән байны күреп түгел, ишетеп белгән кешеләр дә азаеп бара. Раушания дә аны җирле халыкның авыз иҗаты, уйлап чыгарылган әкият персонажы гына дип уйлый иде. Ә баксаң, чын кеше булып чыкты. Билгеле, районнан диңгез арты кунакларын бар шартын китереп каршы алырга, бәйрәм оештырып күңелләрен күрергә кушылды. Сабантуйны гадәт буенча июнь башында үткәргәннәр иде инде. Коеп яуган яңгырда “күңел ачтылар”. Саран кояш җылысына туена алмаган агачлар ышыгына сыенып өшеп-чыланып басып торган авылдашларын Раушания кызганды. Әмма шул ук вакытта эченнән генә: “Күтегезгә күрә таман!”- дип әрләде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Күптән көткән бәйрәм бүген - 50 яшьлек юбилей! Бергә торуларына да 30 ел - энҗе туйлары! Әй, җитез булганнар да инде! Армиядән кайтты да өйләнештеләр дә шул. Аның каравы, хәзер үсеп буй җиткән, үз тормышларын корган балалары, тупылдап йөгерешеп йөргән оныклары бар. Шул ук вакытта үзләре дә егет белән кыздан ким түгел. Зәбирәсе бар яклап уңган булды - сүз юк. Менә әлеге мәҗлесне дә ул оештыра. Район үзәгеннән махсус пешекчеләр яллады. Алдан барып менюларын өйрәнеп, авыл җире өчен тансык булган “балык өстәле”н сайлады. Аннары бирелгән исемлек буенча азык-төлек хәстәрләде. Бүгенге көндә иң күп сораулы (гадәттә   яхшыга сорау күп була) тамаданы эзләп тапты, фото һәм видео төшерүчеләргә заказ бирде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Яратканнарга сүз кирәкмени? Алар күз карашы белән генә дә сөйләшә. Батыр егет Салдатка да, сылу кыз Божага да сүзләр кирәкми.

 

-         Әйдә, йөгердек! – ди Салдатның карашы.

-         Юу-ук...

-         Нигә, сөйгәнем? Әйдә!!!

-         Ю-ук. Мин үпкәләдем!

-         Нигәәә?

-         Ә менә шулай! Куып җитеп кара! – ди дә көязләнеп Божа, юыртып чабып китә.

 

Салдат аның артыннан йөгерде. Кара син ул наянны!

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

...Юллар, юллар инде ничә еллар,
Аерыла алмыйм сездән мин...
Радиодан агылган моңга кушылып җырлый-җырлый Галинур машинадан сикереп төште. Кызу-кызу атлап кибеткә юнәлде.Тәм-томнар җыеп, колач җитмәслек карбызны култык астына кыстырып, йөгерә- атлый әйләнеп тә чыкты. Их, шушы татлы минутлар.Тиздән өенә кайтып җитәчәк. Ничек генә арытмасын озын юллар, юл йөрудән мәңге туймас ул. Машина җене аңа кечкенәдән, әтисеннән күчте. Рульгә буе җитмәгәндә абыйсы Газинурның алдына булса да утырып боргаларга тырышыр иде. Әтисенең яныннан бер генә дә китмәс иде дә бит, тик ул гына һәрвакыт каядыр ашыга...

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Сыйныфташлары белән очрашуга чакыру алгач, Хәмдиянең күңеле тәмам урыныннан кузгалды. Күпме гомер сизелми генә үткән дә киткән. Ниндидер сәбәп белән моннан алдагы очрашуга бара алмаган иде шул. Әлегесе ничек булыр икән? Кемнәр исән,кемнәр юк икән? Башында әллә күпме сорау бөтерелде, тынычлыгы тәмам бетте.Чөнки өлгергәнлек турында аттестат алган чыгарылыш кичәсе мәңге онытылырлык түгел иде. һәм ул көнге вакыйгалар бер –бер артлы күз алдына килеп басты.