Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

8 ноябрь көнне Татарстанда Казан технология һәм дизайн көллиятендә белем биргән укытучы Луиза Гобәйдуллина эш урынында фаҗигале төстә вафат булды.

Уку йортында төзекләндерү эшләре барган. Бу көнне бер төркем укытучылар аудиторияне карарга дип корпусның икенче катына менгән.  Луиза Гобәйдуллина, башкалардан аерылып, лаборант бүлмәсе итеп үзгәртелгән, элек вентиляция шахтасы булган бүлмәгә керә һәм 14 метрлы биеклектән аска - подвалга егылып төшә. 35 яшьлек ханым, ике бала анасы шунда ук җан бирә...

Кайчандыр үзе дә бу көллиятне тәмамлаган Луиза биредә ун елга якын икътисад дисциплиналарын укыткан. 2017 елда грантлар буенча республикакүләм бәйгедә “Иң яхшы мөгаллим” исемен алган. Студентларны «Витриналарны бизәү һәм визуаль мерчендайзинг» компетенциясе буенча «Worldskills» эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләгән.

Хезмәттәшләре һәм укучылары аны көләч йөзле, шат күңелле, ачуланса да елмаеп кына кисәтү ясый торган мөлаем ханым буларак искә ала.

Луиза Гобәйдуллина тормыш иптәше һәм ике кызы белән көллият тулай торагында яшәгәннәр. Ире МЧС хезмәтендә эшли икән. Олы кызы бишенче, кечкенәсе әле икенче сыйныфта гына укыган булган.

Луиза Гобәйдуллина үлеменнән соң җинаять эше ачылды. Әлегә тикшерү эшләре бара.

Алисә Шәрәфиева.

Шәһри Казан