Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

«Ромир» тикшерү холдынгы россиялеләрнең хезмәт хакларыннан риза булу-булмавы турында сораштыру уздырган.

Социологик сораштырулар нәтиҗәсендә Россия халкының күпчелеге хезмәт хакларыннан канәгать булулары турында белдергән.
Ягъни респондентларның 58% керемнәреннән канәгать, ә сораштырылган кешеләрнең 73%ы үз эшләрен ошатулары хакында әйткән.

 27% эш урыннарыннан канәгать булмауларын белдергән. 

Эш урыннарыннан һәм хезмәт хакларыннан канәгать россиялеләрнең күпчелеге (80%ы) Үзәк һәм Себер округларында яши. Эш урыныннан риза булмаучыларның күпчелеге Көньяк (58%ы) һәм Урал (65%ы) федераль округларында гомер итә. Респондентларның 32%ы үзләрен эшләренә карата азрак хезмәт хакы алалар дип саный.

Сораштыруда Россиянең төрле төбәгендә яшәүче 800 кеше катнашкан.

Шәһри Казан