Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Кибеттә теләсә нинди студентның “Доширак” токмачын алганын күргәнегез бардыр. Хәер, студент чакта аны үзебез дә алып ашавыбыз сер түгел. Аның бер кабы төшке ашны алмаштырырга сәләтле.

Ләкин “Доширак” зыянлы һәм ашказаны-кайнату трактына шактый зыян китерә дигән имеш-мимешләр еш ишетелә.
М.Ф. Решетнев исемендәге Себер дәүләт университетының Органик химия һәм органик матдәләр технологиясе кафедрасы доценты  Елена Семиченко “Доширак” хакында түбәндәгеләрне сөйләде.

Составында бодай оны (һәрберебез өендә бар ул), тоз (анысы да таныш), крахмал, пальма мае (атеросклеротик бляшкалар барлыкка китерүе аркасында файдалы түгел, әмма сәламәт организмга әллә ни куркыныч тудырмый). Натрий карбонаты – чәй содасы (күбебез шулай дип йөртә бит аны), ә натрий полифосфаты кислоталылыкны җайлаштырыр өчен кулланыла.

“Бодай оныннан эшләнелгән токмачның файдасы аз. Он бодай бөртекләреннән тора. Бодайны эшкәрткәннән соң он составындагы клетчатка һәм витаминнар микъдаре азая. Мөмкинлек булганда бөтен бөртекле (цельнозерновой) оннан пешерелгән ризыклар ашарга кирәк”, - ди Елена Семиченко.

Шулпасында су, крахмал, тоз һәм пальма маеннан башка калий сорбаты (сорбин кислотасы тозы һәм натрий бензоаты) бар. Сорбин һәм бензойлы кислота – табигый кушылмалар, җиләкләр составында бар. Ике кислота да консервант буларак төрле азык-төлеккә кушыла.

Шулай ук натрий глутаматы бар,  аның хакта бөтенләй куркыныч хәбәрләр йөри.  Әмма ул нибары натрий тозы аминокислотасы, теләсә нинди бифштекста аның микъдаре “Доширак”ка караганда күбрәк.

Мальтодекстрин. Аны кукуруз крахмалыннан ясыйлар.

“Кашыкта – дару, чынякта исә – агу, - дип ышандыра Елена Семиченко, - “Доширак” составындагы бу матдәләр организмга әллә ни зыян китерми. Әмма даими бу токмачны ашау файдалы түгел, чөнки анда аксым һәм майлар бик аз. Ашаган ризыгыбыз төрле булырга тиеш: яшелчәләр, җиләк-җимеш, сыер ите”.

“Доширак” токмачы – Русиядә куллануга рөхсәт ителгән сертификация алган продукт. Ул тикшерүләр үткән, димәк, аны кулланырга мөмкин. Токмачны чама белән ашаганда сез агуланмаячаксыз”, - дип нәтиҗә ясый Елена Семиченко.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров 5 яшьлек Рәхим Куриевка 4105 тапкыр отжимание ясаганы өчен Мерседес автомобиле бүләк итә.

Чечняның физик культура һәм спорт министрлыгы башлыгы Муса Ханариков сүзләре буенча, малай 2 сәгать һәм 26 минут дәвамында 4105 тапкыр отжимание ясый. Муса Ханариков әлеге рекордны рәсми теркәргә теләгәндә  Гиннесслар китабы вәкилләренең “берничә соравы барлыкка килде” ди. Шунлыктан рекордны терки алмаганнар.

“Бу машинаны сиңа Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исемендәге хәйрия фонды президенты Аймани Кадыйрова бирде. Әтиең сине утыртып йөртсен, син ак Мерседеста йөрергә лаек”, - ди Рамзан Кадыйров Рәхимгә.

Малай исә 5 мең тапкыр та отжимание ясый алам дип ышандыра республика башлыгын. Һәм шунда ук машина капотында  сәләтен күрсәтә дә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәре суды хатынын көнләшеп, аның кулларын балта белән чабып өзгән Дмитрий Грачев эше буенча хөкем карары чыгарды. Ир алдагы көннәрен 14 ел дәвамында катгый режимлы колониядә үткәрәчәк. Өлешләтә гаебен тану Дмитрий өчен файдага була: прокуратура аны 17 елга рәшәткә артына утыртуны  сорый.

Маргарита Грачёва исә бу хәл турында  сөйләгәндә, ирләреннән кыйналып яшәгән хатыннар полициягә мөрәҗәгать итәргә, я булмаса ирләреннән китәргә курка, ди.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Русия халкы нефть, газ, файдалы казылмалар өстендә яши, алтын-валюта резервлары бар, өстәвенә әле быел ил бюджеты, берничә елгы дефициттан соң, профицит белән бара. Русиянең Финанслар министрлыгының якынча исәпләүләре буенча, агымдагы елның гыйнвар-июль айларында ил бюджеты 1 триллион 383,3 миллиард сум профицит белән башкарылган. Ә көнгә чыксаң, “ил бюджетында акча җитми, экономия кирәк” дип, әле тегесен, әле бусын ябалар, кыскарталар, кушалар, берләштерәләр – оптимизация ясыйлар.

Әлбәттә, Мәскәүдәге түрәләр бар ил акчасын дәүләт сандыгына җыеп бикләп куйган дип уйлау дөрес түгел. Ил казнасындагы финанслар бүленә ул, кайчакта шактый күп тә бүленә. Әмма Мәскәү акчасы төпкел бер авылга барып җиткәнче шактый кими, бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал.

Аннары федераль бюджеттан бүленгән акчаларны тулысынча үзләштермәү күренеше дә еш очрый. Мондый хәл безнең республикага да хас. 22 октябрьдә Хөкүмәттә узган киңәшмәдә республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров ведомстволарның федераль акчаларны тулысынча үзләштермәүләрен тәнкыйтьләде. Аңа тапшырылган мәгълүмат буенча, тугыз айда республика өчен ачык булган федераль акчалар күләме 28 миллиард сумнан артып киткән. Аларның 12 миллиарды максатлы юнәлештәге трансфертлар буенча бүленгән. Шушы 12 миллиард сумның 11 миллиардтан чак кына артыгы тотылган. Ягъни якынча 1 миллиарды 1 октябрьгә карата файдаланылмаган. Ә үзләштерелмәгән акчаларны кирегә федераль бюджетка кайтарырга кирәк. “Иптәшләр, бу дөрес түгел. Әлеге акчаларны алуга ирешү җиңел генә булмаган, аңлыйм, – диде Радий Фәрит улы. Бу урында ул Бәләбәй районының Мирный поселогын мисалга китерде. Анда яхшы мәктәп, көчле коллектив эшли. Ләкин бәдрәф урамда, җылысын ясарга акчалары юк. – Ә бездә кирегә тапшырылырга тиешле 1 миллиард сум акча бар. Моны мин начар тарих дип исәплим”. Шуны да әйтеп китик: декабрьдә бар ведомство җитәкчеләре дә федераль бюджеттан алынган акчаларны үзләштерү буенча исәп тотачак. Хәзер республика түрәләренең эшчәнлеге федераль финансларны нәтиҗәле куллана белүләреннән чыгып та бәяләнәчәк. Чөнки Радий Хәбиров әйтүенчә “федераль акчаларны җәлеп итү буенча федераль үзәк белән тыгыз эшләмәсәк, республикадагы бар проблемаларны да хәл итеп булмаячак”. Бездә аларның бихисап күп икәнлеген мәктәп баласы да белә. Шуңа төбәк җитәкчесе тәү чиратта кешеләрнең көндәлек тормышын уңайлы итүгә басым ясый.

Язгөл САФИНА.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Синоптиклар мәскәүлеләргә салкыннарга әзерләнергә киңәш итә.

Яңа ел төнендә шактый суык булыр, диләр алар. Гидрометүзәкнең лаборатория җитәкчесе Людмила Паршина белдерүенчә, Яңа ел төнендә –12°С, ә көндез –3°С, – 8°С булуы фаразлана.

 Ноябрь ахырына Русиянең бөтен Европа өлешендә кар катламы ятачак. Әмма Яңа елга көртләр салып өлгермәс. Мәскәүдә декабрь климат нормаларыннан бер градуска җылырак булыр, дип фаразлыйлар.

Шундый ук һава торышы Бурятиядә, Иркутск өлкәсендә дә урнашыр, дип белдерәләр.

Аның каравы, Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округларда, Идел буе һәм Урал федераль округында, Якутиянең төньяк-көнчыгышында һәм Чукотканың төньягында узган елга караганда салкынрак булуы көтелә.

Алсу Төхвәтуллина.