Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Төркия үз территориясендәге Сүрия качакларына белем бирсен өчен Евросоюз аңа 400 миллион евро бүлгән. Бу акчаларны алган Анкара, үз чиратында, мигрантлар өчен Евросоюзга чикләрне ябарга тиеш.

Еврокомиссиянең рәсми вәкиле Александр Винтерштайн әйтүенчә, әлеге акчалар Төркиядәге качакларга ярдәм итү Фонды өчен 3 миллиард евро бүлү турындагы килешү кысаларында бирелгән. Евросоюз илләре кабул иткән бу программа исәп буенча икенчесе. Беренчесе 2015 елда – миграция көрчеге вакытында төзелгән иде. Ул чакта Евросоюз Анкарага 3 миллиард евро бирергә, Төркия гражданнары өчен визасыз режим булдырырга һәм аны ЕСка кертү турындагы сөйләшүләрне активлаштырырга вәгъдә итте. Боларга алмашка Төркиядән бер генә үтенеч булды: Сүрия мигрантларын һәм качакларын үз территориясе аша Европага кертүне туктату иде ул.

Чикләр ябылды, 2016-2017 елларда акчалар күчерелде. Әмма килешүдә каралган башка “вәгъдәләр”дән ЕС “Төркиядә кеше хокуклары бозыла” дигән сылтау белән ничек тә качарга тырышты. Шул ук вакытта Евросоюзга “артык авызлар” да кирәкми. Шуңа Брюссель Анкараның күңелен күрү өчен янә дә 3 миллиард евро күләмендә тагын бер “капчык” ярдәм вәгъдә итте. Бу акчалар Төркия территориясендәге Сүрия качаклары өчен генә тотынылачак дип, калган илләр алдында аклану җаен да күрде.

Шунысы кызык: “Сүриядә тормыш җайлана бара. Брюссель качакларга өйләренә кайтырга ярдәм йөзеннән берәр төрле финанс бүләме?” дигән сорауга Александр Винтерштайн җавап бирә алмады.

Әйе, Африкадан, Азиядән чыккан мигрантлар, илләрендәге сугыштан качучылар якты тормышлы Европага килеп урнашырга тырыша. Брюссель исә аларны якын китермәс өчен качаклар юлындагы илләргә бик зур суммада акчалар тәкъдим итә. Төркиядән тыш, Евросоюзның Ливия, Алжир, Тунис, Марокко кебек дәүләтләргә акчалар бирүе мәгълүм. Моны дөнья күләмендәге ришвәт дисәк тә хата булмас, мөгаен.