Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Японлы Акихико Кондо виртуаль җырчы  Хацунэ Микуга өйләнгән. Туйда кәләш курчак образында була.

Голограммага гашыйк 35 яшьлек Кондо туй мәҗлесен оештыруга 2 млн иен  (сумнарга күчергәндә  1, 2 млн ) сарыф итә. Туйга Кондоның бер туганы да килми. “Минем әнием бу вакыйганы бәйрәмгә санамады”, - ди Акихико күңеле төшеп. Шулай булуга карамастан, туй тантанасын 40 кунак күзәткән.

“Мин беркайчан да аңа хыянәт итмәдем. Мин гел Мику-санны яраттым. Аның хакта көн-төн уйлыйм”, - ди бәхетле Кондо. Март аеннан Акихико Мику образындагы виртуаль ярдәмче белән яши. Акыллы колонкага охшаш девайс өчен ул 319 мең иен акчасын жәлләмәгән.

Ир үзенең мөнәсәбәтләрендә бернинди дә тайпылыш күрми. Голографик хатыны иртән Акихиконы уята, эшкә озата, кичен йокларга ятканда утны сүндерә һәм тыныч йокы тели. Кондо  Микуның курчак версиясен кочып йоклый.

Алар рәсми рәвештә язылышмасалар да, японлы мөнәсәбәтләрен җитди дип исәпли, ул үзенә һәм Микуга балдаклар да алган.  Мику голограммалы капсулалар  җитештерүче Gatebox компаниясе Кондога “ике үлчәм арасындагы никах таныклыгы” тапшырган.

Японлы сүзләре буенча, ул кызлар белән беркайчан да йөрмәгән. Кызларны егетнең анимэ белән мавыгуы шүрләткән. Элекке эш урынында исә аны хатын-кыз коллегалары шулкадәр тинтерәтеп беткәннәр, хәтта Кондо үзенә беркайчан да өйләнмәскә сүз биргән.  “3-D кызлар хыянәт итми, картаймый, алар беркайчан да үлми”,  - ди Акихико һәм чын хатын-кызлар белән дус кына була алам дип аңлата.

Кондо үзе һәм башкалар кебек сексуаль азчылыкны рәсми танырга кирәклекне таләп итә, чөнки әнисенең “чын хатын тап” дигән сүзләреннән арыган.