Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Көнбатыш Австралия университеты белгечләре  көненә бер чынаяк чәй эчү йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү хәвефен киметә, дип хәбәр итә Live Science басмасы.

Галимнәр 23 ел дәвамындагы 53 мең кеше катнашкан тикшеренү мәгълүматларын анализлаган. Катнашучыларның 12 меңендә йөрәк авырулары теркәлгән була.

Белгечләр экспериментта катнашучылар рационын тикшергән һәм  составында 500 мг флавоноидлар булган ризыкларны  йөрәк ишемиясе, инсульт, периферия артерияләре авырулары барлыкка килүдән саклый дигән нәтиҗәгә килә. Бу флавоноидларның ялкынсынуга каршы сыйфатка ия  булу белән бәйледер, мөгаен.

Флавоноидларның шундый микъдаре, мәсәлән бер чынаяк чәйдә, я бер уч караҗиләктә бар. Әмма галимнәр тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тартырга киңәш итә, чөнки алар шул ук чәйнең, я җиләкләрнең файдасын юкка чыгара.