Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бүген республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы  Радий Хәбиров шәһәр властьларыннан легаль булмаган ташучылар белән көрәш ничек баруы хакында кызыксынды.

“Уфа территориясендә легаль булмаган автобуслар кайчан йөрүдән туктаячак? Мәскәү – 10 миллион халкы булган шәһәр. Анда сез легаль булмаган бер ташучыны да табалмассыз. Бүтән башкалалар белән дә шул ук хәл. Мисал өчен, Казанда. Ә монда?” – дип сорады Радий Хәбиров шәһәрнең мэр вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Салават Хөсәеновка мөрәҗәгать итеп.

Нәтиҗәдә Радий Хәбиров чиновникларга 1 декабрьгә легаль булмаган ташучылар белән көрәштә кабул ителгән чаралар хакында исәп тотарга йөкләмә бирде.

Мэрия фикере буенча, шәһәр маршрутларында “нелегаллар” саны 30%тан артып китә, шәһәр яны маршрутларында исә алар тагы да күбрәк: Уфа районы хакимияте вәкилләре аларның саны 90%ка җитә ди.

“Башинформ”.