Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Республикада кара риэлторлар бандасы кулга алынган. Тикшерү версиясе буенча, 28дән алып 54 яшькәчә җинаять эше фигурантлары 2012-2017 еллар дәвамында торак сату буенча мошенниклык кылганнар. Банда җинаятьчеләре, Сибай, Уфа, Салават шәһәрләрендә ялган документлар кулланып, фатирлар арендалаган. Арытаба алар фатир хуҗаларының персональ мәгълүматларын белеп, ялган паспортлар ясый һәм анда  үз фотоларын ябыштыра.

Танышлары я гәзитләр аша отышлы бәягә фатирларга булачак хуҗалар табып, торакларны күрсәткәннән соң, килешүләр төзегәннәр. Бер каза күрүче, ялган паспорттагы һәм күчемсез милек документындагы туу даталарының туры килмәвен исәпкә алып, сделканы рәсмиләштерүдән баш тарткан. Акчалар урларга маташканда җинаятьче ирләр кулга алына. Гаепләнүчеләр үз гаепләрен таныган. Җинаять эше Салават шәһәр судына юнәлтелгән.