Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Республика яңа ел чыршысында быел һәр балага бәясе якынча 1200 сум булган бүләк тапшырылачак. Башкортстанның Мәгариф министрлыгы 780 балага тәмле күчтәнәч һәм уенчыклар сатып алачак.   

Күчтәнәчләрнең авырлыгы 1000 граммнан да ким булмаска тиеш. Ул 37 төр кәнфиттән торачак. Тәмле күчтәнәч тә, уенчыклар да техник таләпләргә туры килергә тиеш. Йомшак уенчыклар яңа ел символы – дуңгызлар булыр, мөгаен.

Гадәттәгечә, республика чыршысына уку алдынгылары, фәннәр буенча олимпиада, спорт ярышлары, башка төр бәйгеләрдә җиңүчеләр, шулай ук күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучы хәрбиләрнең һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары чакырыла.