Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең республикада агымдагы ел башыннан яңа ике төре барлыкка килде: алар – беренче бала туганда (уллыкка алганда) айлык түләү һәм өченче яки аннан соңгы бала туганда айлык түләү. Беренче бала өчен айлык пособие күләме – 8892 сум һәм ул яшь ярымга кадәр түләнә. Ә өченче һәм аннан соңгы балага өч яшь тулганга кадәр 8993 сум түләнә.

Соңгы мәгълүматлар буенча быел республикада 4 609 гаилә беренче төр пособиене рәсмиләштергән. Соңгы өч айда гына әлеге төр түләүләрне алучылар саны 1 700гә арткан. Шул рәвешле, ел башыннан алып гомум түләүләр суммасы 293 миллион сум булган.

Икенче төр пособиегә килгәндә, ягъни өченче һәм аннан соңгы балалары тууга бәйле түләүләр алучылар саны 4 меңнән артып киткән. Мондый гаиләләр саны соңгы 3 айда 2 меңгә күбәйгән. Гомум түләүләр суммасы 238 миллион сум тәшкил иткән.

Әйткәндәй, беренче бала өчен акча федераль бюджеттан бүленә. Ә өченче һәм аннан соң туганнарга федераль һәм төбәк бюджетлары бергә түли.

Пособиегә кемнәр дәгъва итә? Беренче бала өчен айлык пособие гаиләдә җан башына уртача керем – 14 247 сумнан, өченче һәм аннан соңгы бала өчен җан башына уртача керем 9 182 сумнан артмаса тәгаенләнә. Гаилә кереме салымнар алынганга кадәрге суммадан чыгып исәпләнә.

Шуны да истә тотарга кирәк: документларны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмый тапшырырга кирәк.

Тулырак мәгълүмат түбәнге сылтамада: http://mintrudrb.ru/press/news/19716/

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Русия Хезмәт министрлыгының 2018 елның 4 нче июлендә дөнья күргән 443 нче санлы карары нигезендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең транспорт чарасына куела торган махсус “инвалид” билгесенә үзгәрешләр кертелде. Әлеге карар агымдагы елның 28 нче августында Русия Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт теркәве үтте һәм 4 нче сентябрьдә үз көченә керде.

 “Инвалид” билгесе әлеге карарга кадәр автомобиль магазиннарында да,  ягулык сату станцияләрендә дә иркен сатыла иде. Карар үз көченә керү белән аларны ирекле сатудан алдылар. Хәзер бу билге бары социаль-медицина бюролары аша гына бирелә  башлаячак. Билге инвалидлар идарә итүче автомобильләр, инвалид кешене һәм инвалид баласын йөртүчеләргә туктарга рөхсәт ителмәгән яисә махсус билгеләнгән урында туктап тора алу хокукы бирә.

Бу билгене алыр өчен үзегезнең район социаль-медицина бюросына гариза язарга кирәк. Бюро бер ай эчендә сезгә шәхсән билге бирергә тиеш. Яңа  билгедә сезнең исем шәрифләрегез, инвалидлык группасы һәм билгенең кайчанга кадәр бирелүе күрсәтелә. Уфа шәһәрендә яшәүчеләр билгене социаль-медицина бюросының 10 нчы һәм 30 нчы санлы филиалларында Ибраһимов бульвары 61 санлы йортта гариза язып ала алачак. Шулай ук бу билгене Тәтешле район үзәк дәваханәсендә урнашкан 3 нче санлы социаль-медицина бюросы, Кушнаренкодагы 5 нче санлы, Архангельдә 6 нчы санлы, Калтасы һәм Нуримандагы 7 нче санлы, Благовещендагы 9 нчы санлы, Чишмәдәге 38 нче санлы, Иглинодагы 40 нчы санлы, Кырмыскалы һәм Яңавылдагы 41 нче санлы бюролар аша алырга мөмкин.

Сорауларыгыз килеп туса, Республиканың социаль-медицина үзәгенең кайнар линиясе телефонына шалтыратып белешә аласыз.

8 (347)286-11-25.

Рәдиф Фәтхи.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Медиалогия” мәгълүмат-аналитика системасы Идел буе федераль округына караучы төбәкләр җитәкчеләренең октябрь аена медиарейтингын төзеде.

Анда беренче тапкыр Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров керде. Республика җитәкчесе әлеге рейтингта - беренче урында.

Узган ай эчендә Радий Хәбиров турында масакүләм мәгълүмат чараларында 9774 хәбәр чыккан, медиаиндексы - 100376.

Ут күршебез Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов - икенче урында. Аның турында 7978 хәбәр язылган, медиаиндексы - 60823,8.

Беренчеләр рәтендә   Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин да бар. Массакүләм мәгълүмат чараларында аның хакта 8086 хәбәр чыккан, аның медиаиндексы - 52403,8.

Фото: Интернет.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

 

Уфада яшәүче батыр егет ‒ Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур шатлык. Кызының кадерле әтисе, хатыны Индираның таянычы Рөстәм шушы көннәрдә Уфадан ике бүлмәле, 77 квадрат метрлы фатир алган икән. Бик тә аерым йорт, җир кишәрлеге белән яшәргә теләүче Нәбиевлар хыялларыннан баш тартырга җыенмый ‒ әлегә гаилә фатирны уңайлырак вариант дип исәпләгәнгә генә. «Үз көчем белән, 26 яшемдә фатир алуыма бик куанам, озакламый ремонт, дизайн, фатирны җиһазлау кебек күңелле мәшәкатьләр башланачак», ‒ дип язган Рөстәм социаль челтәрдә. Афәрин, Нәбиевлар! Сез күпләргә үрнәк пар! Сүз уңаеннан, Рөстәм кичә генә Ханты-мансийск шәһәрендәге узган следж-хоккей ярышында катнашып кайтты. 

Сәхнә.

 

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

“Иске Кара авылыннан Минфазыйла исемле сабакташым 10 чакрым араны йөреп укыды. Кыш. Салкыннар. Көрт сала, ат юлы да юк. Дәрескә килә дә, башын партага салып йоклап китә.

Биек тауның башларында

Мәтрүшкә –кәрүшкә,

Көн дә, көн дә йоклап ята

Минфазыйла дәрестә.

Безнең авыл капкасын,

Үгез сөзеп ватмасын.

Әйтегез әле Фазыйлага –

Дәрестә йоклап ятмасын.

Шулай итеп ике куплет чәпәдем дә элдем...  Мәктәпне тәмамлауга 62 ел инде. Фазыйла исән, ди, Мәскәүдә, ди. Гафу үтенәсем килә аннан”.

Аскын районы Матабаш авылында яшәүче Зәвия Галишан кызы Шәрифҗанова сабакташын табып, шул хыялын тормышка ашырырга тели.

 Алсу Төхвәтуллина.