Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Русия хөкүмәте чит ил паспорты һәм водитель таныклыгына дәүләт пошлинасы хакын арттыру турындагы закон проектын хуплады. Үткән елның 1 июленә кадәр водитель таныклыгы алыр өчен 2 мең сум түләргә кирәк иде, хәзер инде 3 мең сум чыгарып салырга кирәк. Өстәвенә, автомобильгә дәүләт теркәве үткәргәндә түли торган пошлина күләме дә артты. Хәзер 800 сум урынына 1500 сум түләргә кирәк булачак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Үткән елның 18 мартыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, водительләр шәһәр һәм авыллардан читтә тәүлекнең караңгы вакытында мәҗбүри туктаган, я булмаса күрү мөмкинлеге чикләнгән (томан) шартларда юлда яки юл читендә туктап торган очракта яктылык кайтаручы куртка яки жилет кияргә тиеш. 2014 елда әлеге үзгәрешләр җәяүлеләргә карата кертелгән иде. Бу таләпләрне үтәмәгәннәргә 1000 сум күләмендә штраф салына башлады. Әлегә водительләргә штраф салу каралмаган. Әмма җәяүлеләргә кулланган кагыйдәне водительләргә карата да кулланып була. Шул ук вакытта машина ватылып, мәҗбүри туктарга туры килгән очракта инспекторлар штраф салырга тиеш түгел. Бу беренче чиратта үзебезнең иминлек өчен. 2017 елда 266 водитель юл читендә торганда машина астында калып һәлак булган. Кайбер водительләрнең жилет сатып алып багажникка салып куйганнарын күргәнем бар. Жилетны машина эчендә тоту мөһим. Чөнки караңгы вакытта мәҗбүри яки йомыш буенча туктарга туры килсә, аны машинадан төшкән вакытта ук киеп чыгарга кирәк.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Гыйнвар азагында Федераль сак хезмәте ил җитәкчеләрен хезмәтләндерү өчен махсус җитештерелгән “Кортеж” автомобилен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтте. Дәүләт һәм Хөкүмәт җитәкчеләрен нәкъ әлеге хезмәт саклый, шуның өчен мондый билгеләнештәге автомобильләр иң беренче алар гаражына китерелә һәм анда өстәмә сынаулар үткәрелә. Бу күптәннән көтелгән автомобиль иде. Чөнки һәрбер ил башлыгы үз илендә җитештерелгән машинада йөрүне кулай күрә. Чит илгә эш сәфәре вакытында ил җитәкчелеге – махсус иминлек чаралары кулланып җитештерелгән “Зил” автомобильләрендә, Хөкүмәт әгъзалары һәм министрлар “Чайка”ларда йөрде. Аларны җитештерү туктагач, безнең ил җитәкчелеге чит ил машиналарына күчеп утырган иде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


2018 ел башлану белән Русия автомәктәпләре союзы җитәкчесе Александр Ачкасов “водительләр 10 ел саен имтихан биреп торырга тиеш” дип, күпләрне пошаманда калдырган иде.
–Һәрбер автоһәвәскәр 10 ел саен водитель таныклыгын алмаштыра. Соңгы елларда юл йөрү кагыйдәләренә күп кенә үзгәрешләр кертелде. Шуның өчен һәрбер водитель яңадан имтихан бирергә тиеш,– дип чыгыш ясады ул. Интернет челтәрендә бу уңайдан ризасызлык белдерүчеләр айлар буена фикер алыштылар. Берәүләр аны “автомәктәпләр үзләренең керемен арттырырга уйлый, укыткан өчен 25-30 мең сум акча җыялар, аларга һаман җитми”, дип кабул итте. Икенчеләре әгәр дә водитель мәнфәгатьләрен кайгырталар икән, ни өчен бушлай укытмыйлар соң”, диделәр. Өченчеләре “таныклыгы тартып алынганнар һәм йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы, елына 20 шәр штраф алган кешеләрне яңадан имтихан бирдерергә кирәк” дигән тәкъдимнәр кертте. Дүртенчеләре, “башта автомәктәптә төпле белем бирергә өйрәнсеннәр, таныклык алучыларның кайберләре гаражга да керә алмый. Шулкадәр акча җыеп алгач, алар укыту сыйфаты өчен җавап бирергә тиешләрдер бит”, дип ризасызлыгын белдерде. Водительләр шатлыгына, Дәүләт Думасы депутатлары “бу үзгәреш бары автомәктәпләр файдасына булып, гражданнардан өстәмә чыгымнар гына таләп итәчәк” дип кире кактылар. Сирәк кенә булса да, водительләр файдасына да эшлиләр халык депутатлары.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Апрель-май айларында бензинга хаклар күтәрелде. Соңгы көннәрдә хаклар тагын югары үрмәләячәк дигән сүзләр йөри. Авыл җирендә машина белән күп йөрелми, шулай да бензинга хаклар күтәрелү белән азык-төлеккә хаклар артуы борчуга сала.

– Әлегә хаклар күтәрелмәячәк. Бу турыда хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм илнең энергетика министры Александр Новак эре нефть компанияләре җитәкчеләре белән очрашуда килешү төзеде. Компания җитәкчеләре хакны шәхси ягулык станцияләре хуҗалары күтәрүе хакында белдерде. Ил буенча шәхси ягулык сату станцияләре 62 процент тәшкил итә икән. Алар барысы да эре компанияләрдән алынган бензин һәм дизель ягулыгын артык хак куеп сатканга күрә әледән-әле ягулык хакы да артып тора. Очрашу барышында шәхси ягулык станцияләрен тыю хакында фикерләр дә яңгырады. Дмитрий Козак бу хәлне тагын да кискенләштерәчәк дип аңлатма биреп үтте. Бак дисәң кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Якут Республикасында, шәхси ягулык станцияләре ягулык сату базарының 90 процентын алып тора икән. Бүгеннән аларның барысын да ябып куйсаң, төбәктә барлык техника ягулык җитмәүдән туктап калачак. Эре компанияләр үз станцияләрен ачканчы шактый вакыт узачак. Аннары эре компанияләр халык аз яшәгән һәм техника күп булмаган җирлектә станция төзергә ашкынып та тормыйлар. Беренчедән, бу зур чыгымнар таләп итә, икенчедән, инде төзелгән станцияләре аша да ягулыкны сатып бетеп торалар. Артканын, шәхси станцияләргә саталар. Эре компания җитәкчеләре белән күмәртәләп сату хакларын киметү хакында да килешенде. Бу килешү 2019 елның 1 гыйнварына кадәр үз көчендә булачак. Яңа ел туу белән компанияләргә хакны 2018 нче елдагы инфляция күләменә (якынча 4 процент дип фаразлана) күтәрергә рөхсәт ителә. Әмма ягулык базары экспертлары хаклар аңарда гына туктамаячак дип искәртә. Чөнки алдагы ел башыннан ягулыкка акциз хаклары 1,5 тапкырга арттырыла. Өстәвенә, НДС 18 проценттан 20 процентка күтәреләчәк. Болар берсе дә гади водительләр файдасына түгел. Сезнең борчылуыгыз да бик дөрес, гадәттә ягулыкка хак арту белән азык-төлеккә дә, башка көнкүреш товарларына да хак күтәрелә.