Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Русия Дәүләт Думасы транспорт чараларын теркәүдә үзгәрешләр кертүне икенче укуда хуплап чыкты. Әгәр дә закон гамәлгә керә калса, автомобиль сатучы салоннарда транспорт чарасын терки алачак.

Алар ЮХХДИ идарәсенең техник теркәү үзәкләренә тиешле документларны җибәрәчәк. Аларга дәүләт знаклары эшләү һәм тапшыру хокукы биреләчәк. Димәк, автосалонда яңа машина сатып алганда ук сезгә сайлаган автомобилегезнең транспорт паспорты һәм ачкычы белән берьюлы теркәү таныклыгы һәм дәүләт знагы биреләчәк. Шул ук вакытта, дәүләт знакларын сату өчен аукционнар үткәрүне кире кактылар. Күпләр, үзләренә нинди саннар якын, шуларны яздырып сатып алу хакында хыяллана иделәр. Әлегә бу хыяллар тормышка ашмаячак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

АвтоВАЗ компаниясе август азагында Мәскәүдә узачак автомобиль күргәзмәсендә "Лада Веста"ның спорт вариантын күрсәтәчәге хакында белдерде.

Әлеге автомобильгә 17 -дюмлы дисклар һәм тәпәш профилле резина куелган. Автомобиль астының гомум биеклеге дә 162 миллиметрга кадәр төшерелгән. Двигатель куәте 145 ат көченә кадәр җиткерелгән. Спорт машиналарында гына кулланыла торган тормоз системасы урнаштырылган. Кыскасы, яңа автомобильгә аңарга гына хас 205 деталь куелган, ди җитештерүчеләр. Тизлек яратучылар өчен бу чын спорт автомобиле булачак. Аңарда йөрерлек юллар да булсын иде дә бит.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Әлегә кадәр авария урынын ташлап китүчеләргә чагыштырмача җиңел җәза каралган иде. Күп очракта, күрүчеләр яки авария видеоязмага төшереп алынмаган булса, алар бөтенләй җәзага тарттырылмый иде. Якын арада бу өлкәдә каты гына үзгәрешләр кертелгән закон проекты Русия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына җибәреләчәк.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

– Машинаны күпкатлы йорт алдындагы мәйданда калдырып йөрим. Иртән чыгуыма ишегендә изелеп кергән эз бар, буявы да купкан. Страховка компаниясе ОСАГО буенча акча түләүдән баш тарта. Алар хаклымы?
– Бу четерекле мәсьәлә белән страховкалау компанияләре бусагасын таптаучылар бихисап. Мәсәлән сез кибеткә, даруханәгә кереп чыккан вакытта машинагызга зыян салып китәргә мөмкиннәр. Күп очракта “урам малайлары”ның кулы кычыткан булырга мөмкин. Эшсез, уңга-сулга сугылып йөрүчеләрнең кадак, йорт ачкычы, таш кисәге белән автомобилегезне сызгалап китүе бар. Әгәр дә бу явызлыкны кем эшләгәнен ачыклый алмасагыз, страховка акчаларын алуга өметне өзәргә була.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Сыйфатлы битум белән генә сыйфатлы юллар төзеп була. Төзек юллардан йөргән “тимер ат”ларыбызның гомере дә озынрак булачак.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Салават шәһәрендә заманча технологияләр белән эшли башлаган “Битум” заводы эшчәнлеге белән танышканда түбәндәгеләрне белдергән иде: