Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

– Машинага шиплы резина куйган очракта да “шипы” билгесе кую таләбе гамәлдән чыгарылды дип ишеткән идем. Соңгы көннәрдә инспекторларның әлеге билгенең барлыгы яки юклыгын тагын тикшерүләре хакында ишеттем. Кирәкме ул билге, әллә юкмы?

Галим. Уфа шәһәре.

Чынлап та бу сорау күпләрне кызыксындыра. Агымдагы елның апрель аенда Русиянең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Михаил Черников, “шипы” билгесе булмаган өчен штраф салу ахмаклык, чөнки ул юлда хәвефсезлеккә булышлык итми, дип белдергән иде. Русия Эчке эшләр министрлыгы шул уңайдан юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләде. Әмма бу үзгәрешләр һәм төзәтмәләр канун буларак гамәлгә кермәде.. Бүгенге көндә инспекторлар үзләренең начальнигының фикерен белә һәм килешә дә. Әмма инспектор иптәшнең кәефе булмау сәбәпле билге булмаган өчен штраф язасы килсә, сез берни дип тә җавап бирә алмаячаксыз. Шуңа күрә әлеге билгегә хаклар артканчы хәстәрләп куегыз. Исегездә булса, 2016 елда бу билгене урнаштыру катгый таләпкә әверелгәч 50 сум торган билгене кулдан 300 сумга сатып йөрделәр. Чөнки алар тиз арада автомобиль магазиннарында сатуда бетте. Ә туктаткан саен 500 сум штраф түләү бер дә күңелле түгел. Бүгенге көндә дә штраф күләме 500 сум тәшкил итә.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Күпләребез яңа машина алганда яңа дәүләт билгесе дә бирелүе хакында белә.
Кайбер водительләр. машина теркәү үзәкләрендәге танышларыннан файдаланып, үзләренең күңеленә якын булган цифрлы дәүләт билгесе алырга тырышты. Вакыты-вакыты белән “текә”номерлар да барлыкка килә торды. Мәсәлән, туксанынчы елларда нигәдер 007 номеры бик текә санала иде. Аннары 009, 777, 999, 888 номерлары модага кереп китте. Андый номерлы булырга теләүчеләр аны теләсә нинди акчага сатып алырга да ризалар иде. Сорау булгач тәкъдим дә барлыкка килә бит инде. Алар, чынлап та, астан гына яисә танышлык аша сатыла башлады. Русия Эчке эшләр министрлыгы карары нигезендә, 7 октябрьдән яңа дәүләт знакларын инспекторлар түгел, ә компьютер сайлап алуы буенча тапшыра башлаячаклар. Яңа карар нигезендә, машинаны саткан чакта, яңасын алганчы үзегезнең дәүләт знагын 360 көнгә үзегездә калдырырга рөхсәт ителә. Моңа кадәр дәүләт билгесен 180 көн үзеңдә саклап була иде. Димәк, заманында “текә номер” алып калучылар әледән-әле машинасын алыштырып торса, гомерлеккә үзендә калдыра ала дигән сүз.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Якын арада машинамны яңартырга йөрим, тик автомобиль теркәүдә зур үзгәрешләр булачак дигән хәбәр борчуга сала. Транспорт тер-кәүчеләрне нинди яңалыклар көтә?”

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Бүген ил буйлап 5 миллионга якын кеше автомобилен страховкаламый гына йөрүен дәвам итә. Чөнки 800 сум штраф беркемне дә куркытмый. Шуның өчен Дәүләт Думасы депутатлары штраф күләмен уртача полис хакына – 5 меңгә кадәр күтәрергә кирәк дигән фикердәләр.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Балаларны төркемләп йөртүне оештыру кагыйдәләренә әледән-әле үзгәрешләр кертелеп тора.

1 июльдән Русия төбәк-ләреннән, шул исәптән Башкортстаннан да, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсенә 10 елдан артык йөргән автобус-ларда балалар йөртү тыелды.