Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

9 сентябрьдә Мәскәүдә халыкара автомобиль күргәзмәсе ябылды.

Ун көн буена барган бу чарада дөньяның иң билгеле автомобиль компанияләре үзләренең яңалыклары белән таныштырды. Безнең ил автомобиль сәнәгате дә зур кызыксыну уятты. “Кортеж” проекты буенча ил җитәкчелегенә махсус автомбильләр җитештерелә башлавы хакында язган идек инде. Әлеге күргәзмәдә AURUS бренды астында “Кортеж” проектының Седан һәм Лемузин модельләре күрсәтелде.
Аларны 2019 елда ил һәм хөкүмәт җитәкчелеге гара-жыннан тыш гади кешеләргә дә сата башлаячаклар. Хаклары
5-9 миллион аралыгында була-чак дип көтелә. Гади “Нива” машинасы хәзер Лада 4х4 моделе буларак күрсәтелде. Бу кроссовер дәрәҗәсенә җиткерелгән машина яныннан халык өзелмәгән. Чынлап та карап туйгысыз матур автомобиль килеп чыккан. Әмма әлегә аның техник мөмкин-лекләрен бәян итмәделәр.
Лада 4х4 конвейерга куелып сатуга чык-канчы 1 еллап вакыт узачак дип белдерә завод җитәкчелеге. Очсызлыгы һәм хакына күрә сыйфаты да яхшы гына булган “Лада-Гранта”да бөтенләй яңа кыяфәттә күрсәтелде.
Күргәзмәгә килүчеләр аны “Кечкенә Веста” дип исемнәргә дә өлгер-гәннәр. Әйе, Лада Гранта чынлап та заманча маши-нага әйләнгән. Тик аны элеккечә 350 мең сумга алып булмаячак инде.
1 сентябрьдән иң очсыз комплектлысы да 429 мең-нән башлана. Димәк, ул 500 меңнән дә очсыз булмаячак дигән сүз. Лада 4х4нең якынча хакы да әлегә билгеле түгел.