Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русия Финанс министрлыгы ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләргә штраф күләмен арттыруны тәкъдим итә.

Бу тәкъдимне страховкалау компанияләре дә хуплап чыкты, әлбәттә. Русия финанс минис-тры урынбасары Алексей Моиссев “штраф күләме уртача полис хакына тәнгәл килергә тиеш” дип чыгыш ясады. Бүгенге көндә
3 миллионга якын водитель полис сатып алмый гына йөрүен дәвам итә. Полисның юклыгы инспекторлар туктатып тикшергәндә генә ачыклана. Шул ук вакытта юл йөрү кагый-дәләрен бозмаучыларны ел әйләнәсенә бер тапкыр да туктатмаска мөмкиннәр. Туктаткан очракта да полиссыз йөргән өчен 500 сум штраф каралган. Бүген полисның хакы уртача 5-6 мең дип бәяләгәндә 500 сум штраф түләп котылу күпкә очсызга төшә, әлбәттә.
Әлегә бу тәкъдим генә. Шулай да штраф күләмен зурайту ягына бездә законнар бик тиз кабул ителгәнен дә онытырга ярамый. Тәкъдим закон буларак гамәлгә керә калса, штраф күләме уртача полис бәясе дәрәҗәсендә булачак. Димәк, бүгенге 500 сумнан ул 5000 сумга кадәр күтәреләчәк.