Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

10 сентябрьдә Владивосток шәһәрендә Көнчыгыш сәнәгать форумы ачылыр алдыннан, ил президенты Владимир Путин һәм Япония премьер-министры Синдзо Абэ двигатель җитештерү заводының яңа бинасын ачу тантанасында булдылар.

Әлеге завод бинасы 2017 елның көзендә төзелә башлаган булган. Унбер ай эчендә елына 50 мең двигатель җитештерә алырлык бина төзелеп сафка басты. “Мазда Соллерс” берлектәге предприятиесе 2012 елда Владивосток шәһәрендә MazdaСХ-5 моделен җыю белән үз эшен башлап җибәргән иде. Шушы еллар эчендә күпләр бу кроссоверны яратып өлгерделәр. Водительләр аны тышкы матурлыгы белән беррәттән бик экономлы моторы өчен дә үз итте. Зур булуына карамастан, ул машина безнең машиналар белән чагыштырганда азрак ягулык куллануы белән җәлеп итә. Көннән-көн ягулык хаклары арткан вакытта бу аеруча мөһим. Менә шушы заманча двигательләр хәзер безнең илдә дә җыела башлады.