Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


– Машинага куела торган инвалид билгесен бирүдә үзгә-решләр бар диләр. Алар кемгә һәм ничек биреләчәк?
– Әйе, 4 сентябрьдән машинага куела торган инвалид билгесен бирүдәге үзгәрешләр үз көченә керде. Әлеге билге физик мөмкин-лекләре чикләнгән кешеләргә баш-каларга туктап торырга ярамаган урыннарда туктап тору һәм машина куеп китү өстенлеген бирә. Шуңа күрә дә аны “ушлы” сәламәт кешеләр дә куллана башлаган. Бу билгене теләсә кайсы автомобиль кибетләрендә сатып алып була. Юл йөрү кагыйдәләрендә “инвалидлар идарә итүче автомобильләр, инвалид кешене һәм инвалид баласын йөртүчеләр туктарга рөх-сәт ителмәгән җирдә дә туктый алалар” дип язылган. Күп кенә җәмәгать оешмалары, дәваханәләр, даруханәләр, сәүдә үзәкләре алларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен берничә махсус урын калдырыла. Бу махсус билгеле урынга башка водительләр машиналарын куйган очракта 5 мең сум күләмендә штраф каралган. Русия Хезмәт министрлыгының 25 августта дөнья күргән законы нигезендә 4 сентябрьдән инвалид билгеләре кибетләрдә сатудан алынып, бары социаль-медицина бюросы аша гына бирелә башлаячак. Билгене алыр өчен үзегезнең район социаль-медицина бюросына гариза язарга кирәк. Бюро бер ай эчендә сезгә шәхсән знак бирергә тиеш. Яңача знакта сезнең исем шәрифләрегез, инвалидлык группасы һәм билгенең кайчанга кадәр бирелүе күрсәтелә.
Әлегә кадәр теләсә кайсы автомагазинда бу билге 100-200 сумга сатыла иде. Экспертлар белдерүенчә, бу билгеләрне баш-лыча кыйммәтле машиналар хуҗалары куя икән. Мин үзем дә, кайвакыт, үзе инвалид, ә үзе 3-4 миллион сумлык машинада йөри дип аптырап куя идем.
2017 елда “Мәскәү тукталыш урыннары” оешмасы администра-циясе бу знаклар белән йөрүче-ләрнең саны 3 тапкырга артуын ачыклаган. Шул ук вакытта, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны, киресенчә, кимегән. Мәсә-лән, 2014 елда аларның саны
1 миллион 290 мең булса, 2017 елда 1 миллион 100 меңгә калган.
“Әлегә кадәр водительнең инва-лид яки аның булуын инвалид кешене йөртүен ачыклау бик четрекле иде. Көнбатыш илләрендә теләсә кайсы АЗСтан билге сатып алып ябыштыру тәҗрибәсен 20-30 ел элек үк туктаттылар.
Мәскәү шәһәре районнары билгегә реестр номеры куя икән. Бу чит төбәкләрдән килгән инва-лидларның хокуларын боза. Әлеге практиканы кичекмәстән тукта-тырга кирәк? – дип белдерде Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов. Русия инвалидлар союзы рәисе урынбасары Марат Шәйхадинов та знакларның кинәт күбәюе аңла-шылмаучанлыклар һәм низаглар китереп чыгара ди.
– Башкалада кайбер тукталыш хуҗалары знак белән йөрүчеләрнең кинәт күбәюенә ризасызлык бел-дерә һәм туктаучыларга карата кырыс алымнар да куллана башлады. Тимер юлы вокзалы һәм аэропортлар тукталышларында да хәзер инвалид знагы һәм инвалид таныклыгын гына тикшермиләр, ә физик мөмкинлеге чикләнгән кешенең машинада булуын да таләп итә башладылар. Водитель инвалид кешене каршы алырга килгәндә моны ничек дәлилләсен. Инвалид кешене аэропортта калдырып тукталыштан чыккан вакытта да шундый ук хәл килеп туа. Шуңа күрә знакның социаль-медицина бюросы аша гына бирелә башлавы бу четрекле мәсьәләне хәл итәр иде.