Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Безнең ил кешеләре чит ил машиналарына өстенлек бирә.
Ә чит илдә безнең машиналарны сатып алалармы соң?

2018 елның беренче яртыеллыгында чит илгә 43 мең җиңел автомобиль сатылган. Йөк машиналарын 6 мең данә алганнар. Бу узган ел белән чагыштырганда 4,6 процентка күбрәк. Сатылган машиналарның күләме арта төшсә дә, керем күләме азайган. Бу Русия сумының түбән тәгәрәве белән бәйле. Русия экспорт үзәге директоры Андрей Слепнев белдерүенчә, җиңел машиналардан Рено маркасын сату 22 процентка арткан. Йөк автомобильләреннән күбесе "КамАЗ"ны сатып алалар. Агымдагы елның 6 аенда запас частьләр сату 57 процентка арткан.
АвтоВАЗ компаниясе 6 ай эчендә экспортка 64 процентка күбрәк машина озаткан: барлыгы 16 мең 600 данә. Белоруссия – 4 мең, Казахстан 6 мең автомобиль сатып алган. 2018 ел башыннан Лада күпләп Куба, Чили һәм Туниска сатыла башлаган, АвтоВАЗ компаниясе автомобильләрен 30 ил сатып ала. Ел азагында чит илгә 90 меңләп автомобиль сатылыр, дип көтелә. Акчалата күләмдә бу 3 миллиард доллар дигән сүз.