Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русия Дәүләт Думасы транспорт чараларын теркәүдә үзгәрешләр кертүне икенче укуда хуплап чыкты. Әгәр дә закон гамәлгә керә калса, автомобиль сатучы салоннарда транспорт чарасын терки алачак.

Алар ЮХХДИ идарәсенең техник теркәү үзәкләренә тиешле документларны җибәрәчәк. Аларга дәүләт знаклары эшләү һәм тапшыру хокукы биреләчәк. Димәк, автосалонда яңа машина сатып алганда ук сезгә сайлаган автомобилегезнең транспорт паспорты һәм ачкычы белән берьюлы теркәү таныклыгы һәм дәүләт знагы биреләчәк. Шул ук вакытта, дәүләт знакларын сату өчен аукционнар үткәрүне кире кактылар. Күпләр, үзләренә нинди саннар якын, шуларны яздырып сатып алу хакында хыяллана иделәр. Әлегә бу хыяллар тормышка ашмаячак.