Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

АвтоВАЗ компаниясе август азагында Мәскәүдә узачак автомобиль күргәзмәсендә "Лада Веста"ның спорт вариантын күрсәтәчәге хакында белдерде.

Әлеге автомобильгә 17 -дюмлы дисклар һәм тәпәш профилле резина куелган. Автомобиль астының гомум биеклеге дә 162 миллиметрга кадәр төшерелгән. Двигатель куәте 145 ат көченә кадәр җиткерелгән. Спорт машиналарында гына кулланыла торган тормоз системасы урнаштырылган. Кыскасы, яңа автомобильгә аңарга гына хас 205 деталь куелган, ди җитештерүчеләр. Тизлек яратучылар өчен бу чын спорт автомобиле булачак. Аңарда йөрерлек юллар да булсын иде дә бит.