Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Әлегә кадәр авария урынын ташлап китүчеләргә чагыштырмача җиңел җәза каралган иде. Күп очракта, күрүчеләр яки авария видеоязмага төшереп алынмаган булса, алар бөтенләй җәзага тарттырылмый иде. Якын арада бу өлкәдә каты гына үзгәрешләр кертелгән закон проекты Русия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына җибәреләчәк.

Авария ясаучы һәм аннан соң авария булган җирне ташлап китүчеләрнең күбесе спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утыручылар. Алар тотылмаган очракта, эчкән килеш руль артына утыручылар җәзасыннан да җиңел генә котыла иделәр. Яңа закон проектында Русия җинаять кодексының 264 нче маддәсендә язылган "Исерек килеш руль артына утырган водительләр" дигән сүзләрдән соң "яки авария урыныннан качучылар" дип өстәлгән. Бүгенгесе көндә авария урынын ташлап китүче водительләргә бары акчалата штраф һәм административ җаваплылык кына кулланыла. Законга үзгәрешләр кертелсә, андый кешеләр җинаять кодексы буенча да җавап тотачак.
Бу турыда Русия Конституцион суды рәисе Валерий Зоркин болай диде:

– Эчкән килеш авария ясап, качып китүчеләр һәм авария урынында калучыларны җавапка тарттыру буенча җитешсезлекләр бар. Эчкән килеш авария ясап, урынында калган водительгә закон тулы күләмендә кулланыла. Ә качып киткән кеше наркотик яисә спиртлы эчемлек кулланган булып та, айныгач кына килсә, ул айнык санала. Бу тигезсезлек бетерелергә тиеш. Әгәр дә водитель авария урынын ташлап китә икән, аны шунда ук спиртлы яки наркотик матдә кулланган дип исәпләргә кирәк.

Чынлап та, авария урынын күбрәк наркотик һәм спиртлы эчемлекләр кулланучылар ташлап китә. Ә гаепле булсалар да, кешелек сыйфатларын югалтмаган һәм качып китмичә авария вакытында тән җәрәхәтләре алган кешеләргә ярдәм итүче водительләргә иң кырыс җинаять эше кузгатыла. Бу кешелеклелек буенча да, закон ягыннан да, дөреслеккә туры килми. Русия Эчке эшләр министрлыгы эчкән килеш кабаттан руль артына утыручыларга карата җәзаны тагын да ныграк катылату яклы. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар икенчегә тотылган очракта, әгәр авария ясап тән җәрәхәтләре алучылар булмаса, 4 елга кадәр иркеннән мәхрүм итәргә кирәк. Нәкъ шундый водительләр күбрәк үлем очрагына китергән аварияләр ясый. Авария ясап, кешеләр һәлак булганнан соң гына аларны җәзага тарттырудан ни файда? Югалткан гражданнарыбызны кире кайтарып булмый. Шуңа күрә дә искәртүгә күбрәк игътибар бирергә һәм җәзаны катылатырга кирәк, дигән дәлилләр китерә алар.