Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

– Машинаны күпкатлы йорт алдындагы мәйданда калдырып йөрим. Иртән чыгуыма ишегендә изелеп кергән эз бар, буявы да купкан. Страховка компаниясе ОСАГО буенча акча түләүдән баш тарта. Алар хаклымы?
– Бу четерекле мәсьәлә белән страховкалау компанияләре бусагасын таптаучылар бихисап. Мәсәлән сез кибеткә, даруханәгә кереп чыккан вакытта машинагызга зыян салып китәргә мөмкиннәр. Күп очракта “урам малайлары”ның кулы кычыткан булырга мөмкин. Эшсез, уңга-сулга сугылып йөрүчеләрнең кадак, йорт ачкычы, таш кисәге белән автомобилегезне сызгалап китүе бар. Әгәр дә бу явызлыкны кем эшләгәнен ачыклый алмасагыз, страховка акчаларын алуга өметне өзәргә була. Гомумән, страховкалау компанияләре тукталышта торган машиналарга зыян килүне ике төргә бүлеп карый. Беренчесе – башка кеше машинасы белән бәрелешү очрагы, калганнары “башка төр очраклар” дип карала. Башка машина белән бәрелешүне юл хәрәкәте авариясе дип бәялиләр. Ә тик торганда, рәттә торган ике машина да хәрәкәт итмәгәндә водительләрнең берсе үз ишеген ачып сезнең машинагызның буявын кырдыра, яки ян яктагы көзгегезне ватып төшерә икән – бу авария очрагы дип саналмый. Шулай булгач, ул страховка очрагына да кертелми. Бу башка кеше милегенә каза китерү дип атала. ОСАГО полисы бу очракта әлеге казаны капларга тиеш түгел. Әгәр хәрәкәт иткән чакта сезнең туктап торган машинагызга зыян салалар икән, бу хәл “европротокол” нигезендә, ике якның килешүе белән карала. “Европротокол” нигезендә 2018 елның 1 июненнән зыянны каплау өчен 100 мең сумга кадәр акча бүленә. Бу датага чаклы каза күрүчеләргә 50 мең сум гына каралган иде. Әгәр дә сез сәүдә үзәгендә йөргәндә яки төнлә тыныч кына өйдә йоклап ятканда машинагызны бәрдереп качып китәләр икән, ничек кенә ашыксагыз да, авария булган җирне ташлап китәргә кирәкми. Әгәр дә сез машинагызны 10 сантиметрга гына күчерсәгез дә, бу авария очрагына протокол төземәскә мөмкиннәр. Ә страховка компанияләре беренче очракта протокол сораячак. Мондый очракта ике төрле протокол төзелә. Берсендә авариядә зыян күргән машинаның җимерелгән урыннары тәфсилләп языла. Икенчесендә качып киткән водительгә карата “авария урынын ташлап китү” маддәсе буенча мәгълүматлар теркәлә. Аварияне күрүче шаһитлар яисә видеоязма булганда ОСАГО полисы буенча акча түләнә. Әгәр дә сакланмый торган автомобиль тукталышында билгесез кешеләр машинагызга зыян салып китсәләр, полис буенча акча алу икеле. Гражданлык җаваплылыгы буенча зыян салган кешене суд карары белән генә җавапка тарттырырга була. Бу очракта нәкъ шаһитлар һәм видео язма ярдәмгә киләчәк. Саклана торган автомобиль тукталышында машинагызга зыян салган булсалар, төзекләндерүгә киткән матди чыгымнарны каплатырга өмет күбрәк. Түләүле тукталышта зыян салучыны ачыклап булмаганда да әлеге тукталыш хуҗасыннан төзекләндерү өчен акча таләп итә аласыз. Моның өчен машинагызны беркая да күчермичә полиция хезмәткәрен чакыртырга кирәк. Полиция хезмәткәре сезнең белән тукталыш җитәкчесе яки шул көнне эшләүче хезмәткәр белән ике яклы акт төзи. Акт нигезендә “бәйсез бәяләүче”ләр китерелгән зыянның суммасын билгели. Тукталыш хуҗасы яки җитәкчесе әлеге сумманы түләргә тиеш була. Түләүдән баш тартса, судка мөрәҗәгать итәргә кала. Тукталышта торганда машинагыз өстенә агач ауса, яки йорт түбәсеннән бозлы кар төшсә, полиция хезмәткәрен чакыртып бу агач, шулай ук йорт кайсы коммуналь хуҗалыкка караганын ачыклап ике яклы акт төзелә. Бу очракта барлык чыгымнарны коммуналь хуҗалык оешмасы капларга тиеш.