Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Сыйфатлы битум белән генә сыйфатлы юллар төзеп була. Төзек юллардан йөргән “тимер ат”ларыбызның гомере дә озынрак булачак.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Салават шәһәрендә заманча технологияләр белән эшли башлаган “Битум” заводы эшчәнлеге белән танышканда түбәндәгеләрне белдергән иде:
– Юлларыбызның начар булуы башлыча сыйфатсыз битум куллануга бәйле. Ә юлчылар нәкъ түбән сыйфатлы битум куллану яклы, чөнки юллар тизрәк сафтан чыккан саен яңа заказлар, өстәмә акчалар килә бит. Узган елда безнең төбәктә “Спас” системасы нигезендә проектланган, безнең һава шартларына туры килгән заманча битум җитештерү программасы кабул ителде. “Битум” заводы корылмаларын яңартуга 500 миллион сум акча бүленде. Идел буе федераль округында заманча технологияләргә нигезләнгән беренче битум заводы бу. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” проекты кысаларында яңа битумны күпләп куллана башларга кирәк. Юлчылар сыйфатлы битум белән начар юллар төзи алмаслар. Без моны күзәтеп һәм тикшереп торачакбыз.
“Битум” заводы директоры Дмитрий Донцов “заманча битум юлларның сыйфатын 20 ел дәвамында сакларга сәләтле” дип чыгыш ясады.
Һәр елны кар белән бергә асфальтның да эрүен күрергә өйрәнгән безнең халыкка 20 ел бик гаҗәп булып күренә, әлбәттә. Тормыш ни күрсәтер.