Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Агымдагы елның 4 маеннан автомобильләрне тикшерү яңа регламент буенча үтәлә башлады.

Белүегезчә, берничә ел элек техник тикшерүне Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе карамагыннан алып шәхси кулларга тапшырдылар. Аларның кайберләре бу эшкә зур җаваплылык белән тотынды, ә кайсылары өстән-өстән генә, тиз генә тикшерү үткәргән булып, күбрәк керем алу ягын кайгыртты. Өченчеләре бөтенләй берни дә тикшереп тормый гына акча ала башладылар. Аның хакы да төрле оешмаларда төрлечә куелды, берләрендә – 400, ә икенчеләрендә – 800 сум. Машинасы иске булган водительләр моңа шатланып риза булдылар. Чөнки төзекләндерүгә китәчәк чыгымнар берничә тапкырга артыграк килеп чыга. Нәтиҗәдә, юлларда начар техник халәттәге транспорт арта башлады. Тиешле рәвештә техник тикшерү узмаган автобуслар белән бәйле авария очраклары артуы күзәтелә. Кайберәүләр техник тикшерүне яңадан ЮХХДИ хезмәтенә тапшыруны хуплый башлады. Ә әлегә яңа регламент буенча техник тикшерү үзәге операторлары хәвефсезлек нормаларына тап килмәгән автомобиль хуҗасына диагностик картасын, барлык җитешсезлекләрне күрсәтеп бирергә тиеш. Хәвефле транспорт чарасын кулланырга рөхсәт биргән өчен оператор җаваплы булачак. Исегездә булса, элек күрсәтелгән җитешсезлекләрне тәмам бетереп, техник тикшерү талоны алыр өчен берничә тапкыр техник үзәккә барырга туры килә иде. Җитешсезлекләр бетерелмәсә, тулысынча төзекләндерү өчен яңадан борып чыгара тордылар. Яңа регламент буенча субъектларга техник тикшерү өчен түләү күләмен үзләренә билгеләү, диагностика картасы күчермәсен бирү хокукы тапшырылды. ОСАГО полисы алыр өчен түләүне субъектларга тапшыргач, ризасызлык белдерүчеләр саны арткан иде. Чөнки кем күпме тели, шундый хак куя башлады. Техник тикшерү өчен түләү белән дә шундый ук хәл килеп чыкмасмы. Мондый регламентларда ил буенча якынча булса да хак аралыгын билгеләргә кирәктер.