Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кичә, 11 октябрьдә, кичке 19.10 сәгатьтә М-7 трассасында фура белән микроавтобус  бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, 12 кешенең гомере өзелгән, 10сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрхәтләре алган дип хәбәр итә РБК урындагы  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән. Микроавтобусның 8 пассажиры Чабаксар шәһәре хастаханәсенә озатылган.

Һәлакәт урынына 7 ашыгыч ярдәм һәм ике реанимобиль тиз арада ярдәм күрсәтергә килеп җиткән.

Авария йөк машинасы гаебе белән килеп чыккан дип фаразлана, чөнки ул тиешсез урында каршы як полосага күчкән булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Фура водителе кулга алынган, аңа карата җинаять эше ачылган дип хәбәр итә Чувашия ЭЭМның мәгълүмат һәм җәмгыять белән бәйләнешләр буенча бүлек начальнигы Олег Ашнин.