Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Австралиянең Перт шәһәрендәге зоопаркта планетаның иң карт орангутаны үлгән.

Пуан кушаматлы маймылга 62 яшь булган. Иректә яшәгән орангутаннар, гадәттә, мондый яшькә кадәр җитә алмый: сирәкләре генә 50 ел яши. Зоопаркта сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелеп торганга гына ул шулкадәр яши алган, диләр. 2016 елда аны дөньядагы иң карт маймыл дип Гиннессның рекордлар китабына керткән булганнар.

Зоопарк мәгълүматлары буенча, Пуанның 11 баласы булган. Аның 54 нәсел дәвамчысы әлеге вакытта АКШ, Европа, Океания һәм Суматра джунглиларында яши.