Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Быелның 9 ае эчендә пассажир транспорты катнашлыгында республикада 282 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Анда 20 кеше һәлак булган һәм 376 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Башлыча болар - бәрелешүләр (124), пассажирларның егылуы (108), җәяүлеләргә барып менү (41), туктаган транспорт чарасына (4), каршылыкларга барып менү (2), юлдан төшеп китү (1), транспорт чарасының тәкмәч атуы (1), велосипедчыга менү (1). Бу хакта  ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Автобус водительләре гаебе белән 130 авария теркәлгән, анда 2 кеше үлгән һәм 187 пассажир һәм башка кешеләр зыян күргән.

“Проблемалар башлыча Уфа, Октябрьский, Салават, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә, Гафури, Уфа, Әбҗәлил, Стәрлетамак һәм Благовар районнарында”, - ди Динар Гыйльметдинов.

“Әйе, Уфада бүген легаль булмаган автобуслар күп йөри.  Әмма ДАИ компетенциясендә  юл йөрү кагыйдәләре, ә башка нәрсә түгел”, - диде ул.
Фото: Башинформ.