Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Уфа мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Керчьтагы фаҗига кабатланмасын өчен  хәвефсезлек чараларын катгыйлатачаклар, дип хәбәр итә Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте.

Билгеле ки, чәршәмбе көнне, 17 октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллиятендә шартлау яңгыраган. Укытучылар һәм көллият студентларына 4 курс студенты Владислав Росляков ут ача. Террорчылык актыннан соң ул үзенә кул сала. Гәзиткә кул куйганда  20 (15 студент һәм 5 өлкән яшьтәгеләр) кеше һәлак булуы, 50 кеше төрле тән җәрәхәтләре  белән хастаханәләргә озатылганлыгы мәгълүм иде. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачканнар, тикшерү эшләре бара.

 Курсташлары Владислав Росляковның “дәшмәс” булуын, “көллият укытучыларын усаллыклары өчен күрәлмавы һәм алардан үч алачагы”, “социаль челтәрләрдәге битләрен җуйдыруы һәм маньяклар белән кызыксынуы” хакында сөйләгәннәр.

Кырымда 3 көнлек матәм игълан ителгән.

Владиславның әтисе белән әнисе аерылышкан була. Әтисе сүзләре буенча, улы белән аралашу җиңел булмаган. Укуы турында берни сөйләмәгән, компьютер уеннары һәм корал белән кызыксынган. Дуслары булмавын да ассызыклаган. Әмма шул ук вакытта яшь кеше агрессив булмый.

Сентябрь аенда егет 12ле калибрлы мылтык алуга рөхсәт ала. Соңрак шул мылтыкка 150 патрон да сатып ала.

Сораулар күп. Ничек? Ни өчен яшьтәшләрен кызганмыйча, аларга ут ача? Корал сатып алганда табиблар Росляковның психик сәламәтлеген  җентекләп тикшермәде микәнни?

Шул ук танышлары “укытучылардан үч алачакмын” дигән сүзләренә нигә колак салмаганнар? Тарихка күз салсак, күп кенә шундый җинаятьчеләр сүзләренә берсе дә колак салмый. (Стәрлетамактагы очракны гына мисал итеп алыйк). Тикшерү боларны ачыклар инде, әлбәттә. Әмма һәлак булганнарны кайтарып булмаячак... Гомумән, корал сатуны катгыйлату мөһим. Бигрәк тә үсмерләргә андый рөхсәтне бирү урынлымы?