Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Аскын районында 58 яшьлек авыл хакимияте башлыгының берничә ел буена “үле җаннар” өчен эш хакы алып ятуы ачыкланган.

2012 елдан 2016 елга кадәр ул бер авылдашын водитель вазыйфасына рәсмиләштерә һәм аның өчен барлыгы 440 мең сум күләмендә эш хакы ала. 2017 елда аның урынына икенче кешене урнаштыра һәм аның өчен 61 мең сум акчаны кесәсенә сала.

Әлеге вакытта эш судка тапшырылган.