Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең яшь солисты, Карауан” төркеме җырчысы, Тимур Рамазанов соңгы арада әледән-әле үзенең иҗат уңышлары белән сөендерә. Июнь башында гына ул «Урал моңы - 2018» халыкара төрки яшьләренең конкурс-фестивалендә үзе иҗат иткән «Туган җирнең тавышы» исемле җырын башкарып беренчелекне яулаган иде. Инде үткән ялларда ул Казахстанның Актүбә шәһәрендә узган җыр конкурсында җиңү яулап кайтты.
15-16 июньдә анда композитор, халыкара конкурслар лауреаты Бейбит Оралулының җырларын башкаручылар арасында «Eлiм Meнiн» исемле халыкара конкурс үтте. Бәйгедә Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Болгариядән дистәдән артык конкурсант көч сынашты. Русия данын исә Башкортстан егете, Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисы Тимур Рамазанов яклады.
Мондый дәрәҗәдәге конкурсларда үз көчемне сынап караганым бар. Әмма Актүбәгә барып төшкәч мин бераз аптырап калдым. Чөнки бөтен конкурстантлар да көчле тавышлы опера җырчылары иде. Ә мин бер үзем эстрада өлкәсеннән һәм Русиядән дә бер үзем генә идем. Башыма «Буш кына йөреп кайтырмынмы икән?» дигән уйлар да килде. Шуның өчен дә дулкынлану хисе көчлерәк иде, - дип үз кичерешләре белән бүлеште Тимур.
Ул жюри хозурына башкорт халык җыры «Азамат»ны һәм казах телендә композитор Бейбит Оралулының «Мин сине сагынам» дигән җырын башкарып икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Тимур бәйгеләрдә катнашырга курыкмый, аның моңа кадәр дә яуланган иҗади үрләре, казанышлары бар иде. Алга табан да бүгенгедәй сәхнә күрке булып яшәргә язсын яшь, сәләтле һәм сөйкемле җырчыбызга.
Елена Фатыйхова.