ВАЗ хакларны күтәрде

2018 елның 10 гыйнварыннан Ладаларга хак артты. Автомобиль компаниясе җитәкчесе хаклар уртача 2,5 процентка артты дип белдерә. Лада Веста моделенең хакы, 15 мең сумга артып, 569 мең сумнан башлана. Лада Гранта хәзер сатуга 400 мең сумнан чыгарыла. 2017 елда күпләр сатып алырга өлгергән Лада Х-Рей моделе шулай ук 15 меңгә артып, 615 меңгә сатыла башлады. Ел башыннан машиналарга хакны күтәрү гадәти күренеш. 2017 елның гыйнвар аенда да хаклар 2 процентка артып килгән иде. Әлегә утильләштерү җыемнары кертелмәде. Әгәр дә бу җыемнар алына башласа, машиналарның хакы 10-17 процентка артырга мөмкин дигән фаразлар бар.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>