Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русия Хөкүмәте хезмәт режимын үтәмәгән җитәкчеләрне җавапка тарттыру турында закон проекты әзерләде һәм аны Дәүләт Думасына тәкъдим итте.
Закон нигезендә Административ хокук бозулар турындагы кодексның 11.23 маддәсенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бүгенгесе көндә водитель-ләрнең, бигрәк тә ерак араларга йөрүче “дальнобойщик”ларның хез-мәт режимы тахограф ярдәмендә тикшерелеп тора. Водительнең, тәүлекнең кайсы вакытында ничә чакрым юл үтүе, ничә сәгать руль артында утыруы – барысы да күренеп тора. Кайбер оешма җитәкчеләре, хезмәткәренең ял итүенә әллә ни игътибар бирмичә, керем артыннан куа. Нәтиҗәдә, аларның водительләре тәүлекләр буена автомобильдән төшми. Озын юлда арып-алҗып йоклап киткән очраклары да еш кабатланып тора. Әлегә кадәр хезмәт режимын үтәмәгән өчен бары водительләр җавап тота иде. Оешма җитәкчеләре һәрчак читтә кала килде. Күбрәк керем алырга теләгән эшкуарлар тахограф урнаштыру таләбен үтәмәскә тырыштылар. Аларны урнаштырган хәлдә дә водитель-ләренә аны кулланмаска кушып килделәр. Хәтта яңа урнаштырган приборны сафтан чыгаруны хуп күрә башладылар. Бүгенге көндә гамәлдәге закон нигезендә эшләмәгән прибор өчен водитель җавап бирә. Тикшерүләр вакытына аның эшләмәве ачыкланса, водительгә 1 меңнән 3 меңгә кадәр штраф каралган. Ә оешма җитәкчеләрен, автобуслар паркы директорларын бу закон нигезендә җавапка тарттырып булмый. Шуңа күрә дә аларны водителенең аруы да, хезмәт кодексы да кызыксындырмый. Нәтиҗәдә, соңгы елларда дальнобойщиклар һәм автобус водительләре ясаган аварияләр саны арта. Һәрбер машина йөртүче аңлап тора, озак вакыт руль артында утыру реакцияне киметә , юлдагы билгеләргә игътибар кими.
Закон кабул ителә калса, тахографсыз яисә сафтан чыккан приборлар белән хәрәкәт иткән өчен водительгә штраф күләме 3-5 мең сум булачак. Тахографсыз транспортны юлга чыгарган җитәкчегә 7-10 мең, ә юридик шәхескә 20-50 мең күләмендә штраф салыначак. Өстәвенә, оешманың эшчәнлеге 90 көнгә кадәр туктатылырга да мөмкин. Эш сәгате беткәннән соң да хәрәкәт итүчеләргә дә шундый ук җаваплылык каралган. Мәсәлән, сәгать алтыда эштән туктарга тиеш водитель тагын бер сәгать эшли икән, аңа 3-5 мең сум күләмендә штраф салыначак. Ә шәхси эшкуарлар һәм оешма җитәкчеләрен 20-50 мең сум штраф көтә. Бу закон гамәлгә керә калса, эш бирүчеләр, автобус паркы директорлары, оешма җитәкчеләре үзләре үк водительнең тиешле вакытта ял итеп рейска чыгуын таләп итә башлаячаклар дип көтелә. Вакыт ни күрсәтер.