Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

– Инвалидларның машиналарын эвакуатор белән алып китәргә рөхсәт ителми диләр, шул дөресме?
– Русия Дәүләт Думасы депутатлары административ хокук бозулар турындагы кодексның 27 маддәсенә өстәмәләр тәкъдим итте. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә закон буенча ташламалар ясау турында Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар комитеты рәисе Ярослав Нилов чыгыш ясады.
“Инвалид билгесе куелган машина хуҗаларына кайбер ташламалар ясалырга тиеш. Дәваханәгә, я булмаса даруханәгә кереп чыгуына машинасыз калган кеше нишләргә тиеш? Инвалид коляскасында штраф тукталышы эзләп китәргә мәҗбүр була бит ул. Анда барыр өчен тагын чит машина сөйләшеп, аңа акча түләргә кирәк. Күпләр коляскалы кешене утыртырга да ризалашмый. Чөнки аның коляскасын җыеп урнаштырырга кирәк һәм күп машиналарга алар сыймый да әле.
Шуның өчен законга өстәмәләрдә “инвалид билгесе торган машинаны штраф тукталышына түгел, ә башка транспорт хәрәкәтенә комачауламаслык якын арадагы урынга күчереп кую гына рөхсәт ителә, – дип язылачак,” диде комитет рәисе Ярослав Нилов.
Чынлап та, күптәннән көтлгән закон инде. Чөнки андый машиналарны нәкъ дәваханә һәм даруханәләр яныннан алып китәләр. Штраф тукталышына эләккән кешеләр белә инде, штрафыңны түләп машинаңны алып чыкканчы ярты көн вакытың үтеп китә. Бу сәламәт кешеләр өчен дә әле физик яктан да, психологик яктан да бик авырга төшә.