Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Башнефть” ягулык салу станцияләрендә АИ-95 “Евро-6” дигән төр бензин сатыла башлады.
“Евро-6” ягулыгы “Евро-5” кә караганда 12,5 процентка сыйфатлырак, ди завод белгечләре. “Башнефть” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводы вице-президенты Александр Романов түбәндәгеләрне белдерде:
– Башкортстандагы нефть эшкәртү заводына яңа җиһазлар һәм заманча корылмалар урнаштырылды. Республика Русиядә эшләнгән барлык ягулыкның 10 процентын җитештерә. Шул ук вакытта төбәк аша үтүче тимер юл челтәренең үсешкән булуы һәм федераль юлларның үтүе дә бик кулай. Яңа төр ягулыкта күкерт күләме күпкә киметелде. Шулай ук анда бензол микъдарының аз булуы югары экологик таләпләргә җавап бирә. Башкортстанның экология министры Илдар Хадыев та үз фикерен әйтте:
–Узган гасырның 70 нче елларында автомобиль транспорты ягулыгыннан бүленеп чыгучы зарарлы матдәләр 13-15 процент тәшкил итә иде. Бүген бу күрсәткеч 50 процентка җитте. Уфа кебек зур шәһәрләр өчен бу сизелерлек куркыныч. Шуңа күрә дә зарарлы матдәләрне азрак бүлеп чыгаручы сыйфатлы бензин эшләнә башлауны без хуплап каршы алдык.
Әлбәттә, экология мәсьәләсен һәрчак күз уңында тотарга кирәк. Чөнки һәрберебез шул һаваны сулап йөри бит. Бу бик күңелле яңалык. Тик күңелне кырганы шул: 25 апрельдән “Башнефть” ягулык салу станцияләрендә күпләребез үз иткән АИ-92 бензины, 30 тиенгә артып, 37 сум 90 тиенгә җитте. 5 майда хаклар тагын 30 тиенгә арттырылды. Хәзер 38 сум 20 тиен. Бу инде соңгы айда өченче тапкыр хаклар күтәрелү дигән сүз.