Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Машина сатып алырга теләүчеләр өчен “Беренче автомобиль” һәм “Гаилә автомобиле” дип исемләнгән дәүләт ярдәме программалары озайтылды.


Бу программалар нигезендә яңа машинаны 10 процент ташлама белән сатып алырга мөмкин. Бүген машина базарындагы хаклар белән исәпләсәң, бу 80-150 мең сумга отышлырак килеп чыга. Шуңа күрә дә дәүләт ярдәмен файдаланып калырга теләү-челәр саны арта. Агымдагы елның беренче кварталында Русия халкы 413 миллиард сумга 321 мең 247 автомобиль сатып алырга өлгергән инде. Машина үтильләштерүгә хаклар арту белән машина-ларга хаклар да 10-15 процентка артачак дип көтелә. Март аенда 168 миллиард сумга 129 мең машина сатыл-ган. Узган елның март ае белән чагыштырганда, бу 9 процнтка күбрәк дигән сүз. Иң күп сатылучы машианлар:
Киа Рио – 8726
Лада Веста – 8633
Хундай Грета – 5732
Фольксваген Тигуан – 2942
Тойота Раф –2741
Узган елда дәүләт программаларына бүленгән акча нибары 4 айга җиткән. Агымдагы елда дәүләт ярдәменә азрак акча бүленде. Машина алырга уйлаучылар, озак икеләнеп йөрмәгез, соңга калуыгыз бар.
Русия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәү-челәр өчен тагын да зуррак ташламалар ясады. Бу төбәктә “Беренче автомобиль” һәм “Гаилә автомобиле” дәүләт программалары нигезендә ташламалар 25 процентка җиткерелде. Әйткәнемчә, илнең башка регионнарында ташлама 10 процент тәшкил итә. Ерак Көнчыгыш федераль округына кергән өлкә һәм крайларда, нигездә, кулдан булса да Япониядә эшләнгән машиналар сатып алалар. Безнең ил машинасы бары 4,5 процент сатыла. Үзебезнең машиналарны күбрәк сату өчен чит илдән кертел-гәннәргә пошлинаны арттыр-дылар. Агымдагы елның 1 июленнән Япониядән кер-телгән барлык автомобильләр Эра-ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылырга тиеш. Шулай булмаганда, аларга дәүләт теркәве үткәреп булмаячак. Ә япон маши-наларына безнең системаны урнаштыру бик катлаулы эш. Димәк, аны урнаштыру зур гына чыгымнар таләп итәчәк. Благовещенск шәһәре авто-диллерлар үзәге җитәкчесе Артем Пуляев моңа каршы:
– “Болар барсы да халыкка каршы эшләнгән законнар. Бер тапкыр япон маши-насында йөреп караган кеше безнең машинага утырмаячак. Яңа килеш таралып барган безнең машинаны алганчы, кешеләр тотылган булса да, сыйфатлы япон машинасы сатып алачак”,–ди.
Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алек-сандр Морозов та шундыйрак фикердә:
– Киртәләр кую юлы белән генә чит ил машинасы сатып алуны чикләп булмаячак. Шуның өчен үзебезнең автомобильләрнең сыйфатын яхшырту өстендә эшләргә кирәк, – дип белдерде.