Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Хөкүмәт җитәкчелеге һәм сәнәгать министрлыгы җәмәгатьчелек транспортын акрынлап зәңгәр ягулыкка күчерү яклы. Әмма әлегә ике сәбәп бу ниятне тоткарлап килә. Беренчесе – заводтан ук газ ягулыгына көйләнгән двигательләрнең аз җитештерелүе, икенчесе – газ ягулыгы сатучы станцияләрнең сирәк булуы.

Бу уңайдан илнең сәнәгать министрлыгы газ җитешетрү компанияләре белән берлектә газ станцияләре төзү буенча килешү төзеделәр. Станцияләрнең саны ике елда өч тапкырга артырга тиеш. Газ ягулыгы белән эшләүче двигательләр җитештерү дә конвейрга салыначак. Шушы көннәрдә генә Тольяттида өч төрле ягулыкта эшләргә сәләтле Лада Ларгус автомобиле конвейрдан чыкты. Ул бензин, пропан һәм метан ягулыклары белән эшләргә җайлаштырылган. Тулы ягулык запасы белән әлеге модель 1500 чакрым араны үтәргә сәләтле. Бу ерак араларга йөрүчеләр һәм эшкуарлар өчен бик уңайлы булачак. Һәрбер мең чакрымга метан ягулыгы бензинга караганда 20 литрга азрак тотыныла. Белгечләр Русиядә бер автомобиль уртача 17 мең кубометр үтә диләр. Шулай булганда елына 350 литр ягулык азрак тотыныла, димәк, 8-9 мең сум акча янда калачак. Һәм иң мөһиме– хәвефсезлек. Беренчедән – газ ягулыгы җиһазларын шәхси гаражларда урнаштыру аркасында күпме машиналарга ут каба. Икенчедән, заводтан ук газ ягулыгы белән эшләргә көйләнгән двигательләрнең эшләү ресурсы да озая. Кыскасы, кайсы яклап та отышлы. Күпләп шундый двигательләр җитештерелүен һәм ягулык станцияләренең артуын көтәсе генә кала.