Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Соңгы елларда Русия йөк автомобильләренең тышкы кыяфәте дә, заманча җиһазландырылуы да илдә әлеге тармакның ышанычлы адымнар белән алга атлавы хакында сөйли.

Берничә ел элек кенә юлларда инде 20-30 еллар дәвамында бер үзгәрешсез җилдергән йөк транспортын күрергә мөмкин иде. Соңгы елларда җитештерелгән Газель Next, Газон Next, УАЗ –фермер модельләренә сокланып карап торырлык. КамАЗ компаниясе автомобильләрен дә кыенсынмыйча автокүргәзмәләргә куярлык хәзер. Соңгы айларда йөк транспорты өлкәсендә тагын зур яңалык көтелә. Тиздән Русия юлларында заманча Урал Next автомобилен күреп булачак. Ул Газель Next моделенең кабинасы нигезендәрәк эшләнгән. Автодизайнер Сергей Баринов Урал автомобиленең авыр йөк төяп ерак юлларга йөриячәк “тягач” моделен дә эшләгән. Анысы инде бөтенләй без Америка киноларында гына күреп өйрәнгән автомобильне хәтерләтә. Алда озын капотлы кабина, ә кабина артында водитель өчен көнкүреш уңайлыклары булдыру Америка йөк автомобильләренең үзенчәлекле аермасы. АКШ һәм Русия кебек зур дәүләтләрнең бер ягыннан икенче читенә барып җиткәнче дә берничә тәүлек үтә. Бу очракта водительләргә уңайлы яшәү һәм эшләү шартлары булдыру иң беренче мәсьәлә булырга тиеш. Уңайлы шартлар – юллардагы хәвефсезлекнең дә нигезе бит. Заманча һәм сокланып карап торырлык техника җитештергәндә хезмәт шартларын да онытмау бик куанычлы.