Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

2019 елның 1 гыйнварына 

илдә 27 миллион 346 мең җиңел автомобиль теркәлгән.

Барлык транспортның 54 процентын чит ил маркалары тәшкил итә башлаган. Берничә елдан, ВАЗның беренчедән алып унынчыга кадәр модельләре cафтан чыгып утильгә тапшырылса, юлларда Русия машиналары нибары 20 процент калачак, ди белгечләр.
Бүгенгә, иң күп сатылучы биш марканың исемлеге дә игълан ителде.

Kia Rio – 752 мең
Hyundai Solaris– 739 мең
Ford Focus – 737 мең
Toyota Corolla – 697 мең
Renalt Logan – 670 мең.
Әле биш-алты ел элек кенә Корея машиналары юлларда сирәк күренә иде. Соңгы елларда аларның модель рәтләренең артуы һәм заманча эшләнеше җәлеп итә дә инде сатып алучыларны. Аннары бәя һәм сыйфат чагыштырмасы да алар файдасына. Бүгенгесе көндә Лада Веста спорт моделенең хакы 1 миллион 9 меңнән алып 1 миллион 57 меңгә кадәр җитте. Ә Корея автомобилен 850-940 меңгә сатып алырга мөмкин. Өстәвенә, әлегә күпләргә таныш булмаган Лада моделен алганчы, күптән сыналган һәм ышанычлы Корея машинасын алу отышлырак, ди автоэкспертлар.
26 февральдә безнең ил автоһәвәскәрләренә күптән таныш Опель маркасының яңадан Русия автомобиль базарына кайтачагы хакында белдерделәр. Исегездә булса, 2015 елда Русия сумының кинәт түбән тәгәрәве һәм сатып алучыларның кимүе аркасында Опель машиналары бездә сатылмый башлаган иде. Бүген инде автомобиль базары җанлана башлады дип исәпли автомобиль концерны җитәкчелеге. Опель автомобильләре Калуга шәһәрендә җыелачак. Ил Президенты 25 февральдә сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров белән очрашып тармактагы хәлләр белән кызыксынды. Министр 2019 елда “Беренче автомобиль” һәм “Гаилә автомобиле” ташламалы дәүләт программаларына 3 миллиард сум акча бүленүе хакында белдерде. Машина сатып алырга теләүчеләргә бу бик куанычлы хәбәр, әлбәттә. Шулай да дәүләт ярдәме зур дип әйтеп булмый. Мәсәлән, бу программалар буенча финанс ярдәм 2017 елда 22 миллиард, ә 2018 елда 12 миллиард күләмендә иде. Бу инде узган елга караганда дүрт тапкырга азрак дигән сүз. Шуңа күрә агмыдагы елда автомобиль сатып алырга ният итүчеләр форсаттан файдаланып калыгыз. Беренчедән, 10 процентлы ташлама ясала, икенчедән, кредит ставкалары да әлегә түбән.