Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Чүп реформасы гамәлгә кергәч каты көнкүреш калдыкларын чыгарту һәр русиялегә елына 1225 сумга төшәчәк, диелә “Финэкспертиза” халыкара аудитор-консалтинг челтәре тикшеренүләрендә.

         Әлеге басма исәпләп чыгаруынча, түләүләрнең гомум күләме елына 179,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Биредә чүплек полигоннары янындагы йортларда яшәүчеләргә бирелгән ташламалар исәпкә алынмаган.

         Чүп-чарны ташыту иң кыйммәте Мәскәү өлкәсенә туры килә – елына бер кешегә 3062 сумга төшә. Икенче урында 2845 сум белән Ленинград өлкәсе тора. Өченчедә Камчатка крае – бер кешегә 2645 сум. Бу хезмәт өчен иң арзан хак Амур өлкәсендә дип атала – бер кешегә елына 45,12 сум туры килә. Приморье краенда яшәүчеләр өчен бу хак 227,35 сум булса, дагыстанлылар елына 390 сум түлиячәк.

         Быел башланган бу реформада илнең 70 төбәге катнаша, калган төбәкләр исә ел ахырына кадәр кушылырга тиеш.

         Аңлашылуынча, чүп-чарны җыеп, аны чүплек полигонына ташу белән генә эш тәмамланмый. Чүпне үтильләштерүгә аерым игътибар бүленәчәк. Тик бу эштә безнең илнең тәҗрибәсе зур дип әйтеп булмый. Шуңа да тәҗрибә туплаган илләрдән күп нәрсәгә өйрәнергә туры киләчәк. Германиянең тирә-як мохит, табигатьне саклау һәм атом реакторларын саклау мәсьәләләре буенча элеккеге министры Клаус Тепфер Русия Табигать министрлыгына чүп-чарны үтильләштерү мәсьәләсе буенча киңәш бирергә әзер булуын белдерде. Әлбәттә, ул бу белдерүне буш җирдән чыгып ясамады. Шушы көннәрдә вице-премьер Алексей Гордеев Германиягә эш сәфәре кылды. Ул чүп-чарны җыю һәм эшкәртү буенча немецларның системасы белән танышты. Анда калдыкларны икенчел чималга, “яшел күмер”гә һәм чәчәк туфрагына эшкәртәләр. Русиядә исә калдыкларның 10 проценты гына эшкәртелә.

Гордеев белдерүенчә, Русия властьлары якындагы 6 елда калдыкларны эшкәртү нәтиҗәлелеген берничә тапкырга арттыру, Русия шәһәрләре читендәге 200 чүплекне тулысынча рекультивацияләү бурычын куя. 

Р.Әхиярова.

 

Фото: Ачык чыганактан.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Краснодар суды ирен җинаятькә тарткан Наталья Бакшееваны 10 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә. 2017 елны табын янында кәеф-сафа корып утырганда хатын ирен таныш хатын-кызга көнли. Ул аны иренә үтерергә куша. Ир кеше хатыны сүзен тыңлап, аны үтереп, кисәкләргә бүлгәләп бетерә. Каннибал хатын-кызны үтереп кенә калмый, аның бүлгәләнгән әгъзалары белән селфи да ясый. Мәетне берничә көннән соң чыгарып ташланган җирдән эшчеләр табып алып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьче ир белән хатын яшәгән тулай торакта тентү вакытында тозлы суга салынган фрагментлар, суыткычта катырылган ит табыла. Тикшерү барышында аларның үтерелгән хатын-кыз тәненнән кисеп алынган булуы ачыклана.   Бакшеева гаебен танымаган. Ире исә туберкулез табылу сәбәпле, дәвалау учреждениесендә ята. 

Шәһри Казан matbugat.ru

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка юллама белән мөрәҗәгать иткәндә керемнәрен вакытлыча югалту сәбәпле түләүләргә акчасы җитмәгәннәр өчен ипотека каникуллары кертергә тәкъдим итте. Менә нәрсәләр диде ул:

«Сегодня многие граждане, семьи берут кредиты на различные цели, потребительские кредиты. Конечно, нужно понимать свою ответственность, рассчитывать силы, всё это понятно. Но в жизни может случиться всё и бывает всё: и потеря работы, и тяжёлая болезнь. И в этой ситуации загонять человека в тупик — последнее дело, да и бессмысленно даже с экономической точки зрения. Для защиты людей нужны дополнительные законодательные гарантии. Это непростая задача: здесь нужно подумать, как организовать работу так, чтобы и финансовым организациям не навредить, и человека поддержать».
Фото: Ачык чыганактан.

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Мәктәпләрдә коллективның административ өлеше чүпрәдәге кебек күперә, идарәчеләр саны 6-8 гә җитеп килә. Шуңа күрә аларны кыскартырга кирәк”, -дип белдерде Русия мәгариф министры Ольга Васильева.

“Укытучыларның отчет эшләренә күмелүе турында күп сөйләнелде. Хезмәттәшләр, әйдәгез бер тапкыр булса да күз-күз карашып дөресен әйтик: административлаштыру белән артык нык мавыктык. Кайбер мәктәпләрдә һәм лицейларда директор урынбасарларының саны 6-7гә җитә. Бу бит артык күп,” - диде Васильева “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру буенча үткәрелгән утырышта.

Министр элек директорның ике генә - укыту өлкәсендә һәм тәрбия эше буенча урынбасары гына булуын искә төшерде һәм сүзен йомгаклап:

“Һәр урынбасарның үзенә эш эзләп, укытучыларга эш кушып йөрүе кирәкми безгә. Әйдәгез отчет тапшыруларны алып ташлыйк”, -диде.

Укытучылар кәгазь эшеннән, интернет аша отчет бирүләрдән арынса, мәктәпләрдә белем сыйфатына да игътибар артыр иде, бәлки.

Фото: ачык чыганак. 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка юллама белән мөрәҗәгать иткәндә төзүчеләргә салым ташламалары бирергә кирәк, дип белдерде. 

Аның фикеренчә, төзүчеләрне социаль объектларны дәүләткә тапшырганда салым һәм өстәмә бәя салымы түләүдән азат итәргә кирәк. "Төзелеш компанияләре социаль объектларны тапшырганда, алар табыштан салым һәм НДС түләргә тиеш. Төзүчеләрне бу эштән азат итәргә кирәк", - диде ил башлыгы.

 

Фото: Ачык чыганактан.