Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

31 октябрь—1 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның VI Бөтендөнья конгрессы үтте. Ике көнлек чарада 98 илдән 400дән артык ватандашыбыз катнашты. Пленар сессиядә Русия президенты Владимир Путин, чит ил эшләре министры Сергей Лавров чыгыш ясады.

         Конгресс эшендә катнашучылар ватандашларның хокукларын яклау, рус теле һәм мәдәниятен саклау һ.б. мәсьәләләр буенча киңәш кордылар.

         Владимир Путин үзенең чыгышында рус дөньясының рухи бәйләнешләрен өзәргә тырышулардан сак булырга чакырды.  “Без чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның үзләренең рус халкы вәкиле булуларын, туган ил белән элемтәләрен өзмәүләре белән кызыксынабыз”,— дип белдерде. Ул шулай ук Русия башка илләрдә яшәүче ватандашларыбызның хокукларын яклауны үзенең бурычы итеп саный дип белдерде.

         В.Путин съездда катнашучыларга чит илләрдә яшәүче ватандашлар өчен  Русия гражданлыгын алу процедурасының гадиләштерелүе турында җиткерде. Бу җәһәттән президент 2019-2025 елларга РФ Дәүләт миграция сәясәте концепциясенең яңа редакциясенә кул куйды да инде. Димәк, хәзер читтә яшәүче ватандашларыбыз өчен киртәләр бетерелде.

        Соңгы 12 ел эчендә Русиягә 800 мең ватандашыбыз кайткан. В.Путин белдерүенчә, туган илгә кайтырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Дәүләт аларга адаптация үтү процессын җиңелләштерү эшен дәвам итүне ышандыра.   

         

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

РФ Эчке эшләр министрлыгы  зыян күрүчеләр булган авария урыннарыннан качкан водительләр өчен җәзаны катгыйлатучы закон проектын эшләп чыгарган.  Аларны “исерекләр”гә тиңләштерергә тәкъдим итәләр.

Җәзаны катгыйлату шактый җитди: моңа кадәр булган җәза срогы 2 тапкырга арта. 

Төзәтмәләр Конституцион суд карары нигезендә әзерләнгән.

Суд практикасы күрсәтүенчә,  авария урыныннан качып киткән водительләр еш кына аек булмауларын яшерергә тырыша. Ләкин айныгач, җитдирәк җәзадан котылуларын аңлап, гаепләрен таный.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Нефтьчеләр хөкүмәттән яңа елдан бензинга хакларны 4-5 сумга арттыруны сорый. Бу Русия Хөкүмәте  вице-премьеры Д.Козак киңәшмәсендә булды. Июньдә башланган хакларны “туңдыру” нәтиҗәсендә тармактагы югалтуларны нефтьчеләр 150 млрд. сумнан бәяләде. 

5 сум ул сентябрь хакларына 10 процент өстәлә дигән сүз: анда АИ-95 литрына  уртача 44,59 сум торса, дизель ягулыгы литрына 44,63 сум иде.

Әгәр компанияләр белән килешеп булмаса, хөкүмәт ноябрь башында ук нефть һәм нефть продуктларын экспортлауга тыю пошлиналары  кертергә вәгъдә бирә.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2018 елның 6 ае эчендә бензинга хаклар 7,3% артты. Базардагы хәлләрне стабильләштерү өчен ягулыкка акцизлар киметелгән иде.

Әмма көз көне бензинга хаклар үсүен дәвам итте. 2019 елның гыйнварыннан ягулыкка акцизлар һәм НДС артачак, шулай ук нефть тармагындагы салым үзгәрешләре эшли башлаячак, шуңа бәйле бензинга хаклар артуның яңа дулкыны башланырга мөмкин.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Суд приставлары 3 мең сумнан кимрәк штрафларны эш ачмыйча гына автомат рәвештә тотып алып калачаклар. Арытаба бу практиканы башка төр штрафларга да таратмакчылар.

Суд приставлары хезмәтеннән хәбәр килгәч, банклар бурычлылар исәбеннән 2 көн үтү белән штрафларны тотып калачак. Хөкүмәт закон проектына шундый төзәтмәләрне  Дәүләт Думасы әзерли.

Әгәр 2 көн эчендә бурычлы кеше штрафын  түләми икән, банк автомат рәвешендә акчаларны тотып калачак. Исәптә акчалар тиешле күләмдә булмаган очракта пристав 20 көннән производствоны янә тергезәчәк.

Әмма бу яңалык күп хаталарга китерергә мөмкин диләр, чөнки Русия ведомстволарының мәгълүмат системаларының камил эшләвенә бик ерак әле.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

2020 елның 1 гыйнварыннан гражданнарны бурычлары турында смс аша кисәтү системасы эшли башларга тиеш. 

“Известия” газетасына биргән әңгәмәсендә Федераль суд приставы хезмәте директоры Дмитрий Аристов почта хезмәтләре һәрчак нәтиҗәле түгел һәм күп чыгымнар таләп итә, дәүләт порталы, смс аша хәбәр юллау, бурычлар барлыгын искәртү күпкә отышлырак, дигән.

Шәһри Казан