Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Синоптиклар мәскәүлеләргә салкыннарга әзерләнергә киңәш итә.

Яңа ел төнендә шактый суык булыр, диләр алар. Гидрометүзәкнең лаборатория җитәкчесе Людмила Паршина белдерүенчә, Яңа ел төнендә –12°С, ә көндез –3°С, – 8°С булуы фаразлана.

 Ноябрь ахырына Русиянең бөтен Европа өлешендә кар катламы ятачак. Әмма Яңа елга көртләр салып өлгермәс. Мәскәүдә декабрь климат нормаларыннан бер градуска җылырак булыр, дип фаразлыйлар.

Шундый ук һава торышы Бурятиядә, Иркутск өлкәсендә дә урнашыр, дип белдерәләр.

Аның каравы, Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округларда, Идел буе һәм Урал федераль округында, Якутиянең төньяк-көнчыгышында һәм Чукотканың төньягында узган елга караганда салкынрак булуы көтелә.

Алсу Төхвәтуллина.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

8 ноябрь көнне Татарстанда Казан технология һәм дизайн көллиятендә белем биргән укытучы Луиза Гобәйдуллина эш урынында фаҗигале төстә вафат булды.

Уку йортында төзекләндерү эшләре барган. Бу көнне бер төркем укытучылар аудиторияне карарга дип корпусның икенче катына менгән.  Луиза Гобәйдуллина, башкалардан аерылып, лаборант бүлмәсе итеп үзгәртелгән, элек вентиляция шахтасы булган бүлмәгә керә һәм 14 метрлы биеклектән аска - подвалга егылып төшә. 35 яшьлек ханым, ике бала анасы шунда ук җан бирә...

Кайчандыр үзе дә бу көллиятне тәмамлаган Луиза биредә ун елга якын икътисад дисциплиналарын укыткан. 2017 елда грантлар буенча республикакүләм бәйгедә “Иң яхшы мөгаллим” исемен алган. Студентларны «Витриналарны бизәү һәм визуаль мерчендайзинг» компетенциясе буенча «Worldskills» эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләгән.

Хезмәттәшләре һәм укучылары аны көләч йөзле, шат күңелле, ачуланса да елмаеп кына кисәтү ясый торган мөлаем ханым буларак искә ала.

Луиза Гобәйдуллина тормыш иптәше һәм ике кызы белән көллият тулай торагында яшәгәннәр. Ире МЧС хезмәтендә эшли икән. Олы кызы бишенче, кечкенәсе әле икенче сыйныфта гына укыган булган.

Луиза Гобәйдуллина үлеменнән соң җинаять эше ачылды. Әлегә тикшерү эшләре бара.

Алисә Шәрәфиева.

Шәһри Казан

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Ульяновскида 54 яшьлек ханым, юан корсагы аркасында хәрәкәт итә алмый башлагач, табибларга барган. Моннан егерме ел элек аның сәламәтлеге какшап киткән һәм гормональ препаратлар белән дәваланган. Матдәләр алмашы бозылып, шуннан тазара башлаган. Корсагындагы «майлы алъяпкыч» тезенә кадәр җиткән, йөрү түгел, утырып тору да авырлашкан, өеннән дә чыкмый яткан. Операция ясап, табиблар аның әлеге дә баягы «алъяпкычын» кисеп алган. Операция дүрт сәгать дәвам иткән ди. Алар әйтүенчә, моңа охшаш операцияләрне күп ясарга туры килгән, әмма мондый хәл белән беренче генә очрашулары. 

Шәһри Казан 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Татарстанның Баулы районында унике яшьлек укучы бала 8 кечкенә бала һәм өч олы кешене машинага утыртып киткән. Машинаны полиция хезмәткәрләре туктата. Бу хакта балигъ булмаганнар һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышында билгеле булган. Яшүсмер үзе бу хәлне, урамда тукталышта басып торган кечкенә балалы апаларны кызгандым, кирәк җирләренә илтеп куясы гына килгән иде, дип аңлатты, дип яза "Хезмәткә дан" газетасы.   Шуны да әйтергә кирәк, әлеге гаиләдән уналты яшьлек яшүсмерне узган ел гына полиция хезмәткәрләре шулай ук машина йөрткән вакытында туктаткан. Ул чакны ата кеше зур күләмдә штраф түли.

Матбугат.ру

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Сахалинда укучының  тишек кофтасыннан көлгән укытучы эштән үз теләге белән киткән.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Холмск шәһәренең 1 санлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы дәрес вакытында укучы кызның тишек кофтасыннан көлеп, баланы мыскыллаган видеоязма барлыкка килә. Бу хәлне укучы кызның сыйныфташы телефонга төшерә.

“62 яшьлек тәҗрибәле укытучы белән без педагогик этиканы бозу хакында әңгәмә кордык, укучы кыз һәм аның әти-әниләренә карата андый сүзләр әйтүнең мөмкин хәл булмавын аңлаттык”, - дигән РИА Новости агентлыгына  район мәгариф бүлеге мөдире Татьяна Карнаух.  

Укытучы укучы һәм аның әти-әниләре алдында бөтен сыйныф каршында гафу үтенгән.

Карнаух сүзләре буенча, дүшәмбе көнне мәктәптә кече педсовет үткәрелгән. Анда моңа охшаш хәлләрнең булмаска тиешлеген ассызыклаганнар.

Быел бу очракка тиң хәлләр аз булмаган. Мәсәлән, сентябрьдә Әстерхан өлкәсенең Алтынжар авылында рәсем укытучысы укучыны мыскыл итеп, аңа кул күтәргәне өчен мәктәп җитәкчелеге  эштән җибәрелгән. Май аенда Приморьеда Угловое посёлогындагы 35 санлы мәктәптә 2нче сыйныф укучысын башка балалар алдында теш чистартырга мәҗбүр иткән педагогны эштән азат иткәннәр иде. Югарыда язылган хәлгә берничә көн кала чәй эчәргә комачаулаганнары өчен укучыларга  “ненормальные и больные” дип кычкырган  укытучы (Красноярск шәһәре) белән  Тикшерү комитеты кызыксынган иде.

Белем бирү учреждениеләрендә эшләве көннән-көн авырлаша, килешәм. Әмма шулкадәр кыланырга ярамый инде. Кешелеклелек, кечелеклелек, балаларга карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәт – югарыда язган педагогларда бу сыйфатлар бармы? Кызганыч, бик тә кызганыч...

Әлфия Шакирҗанова.