Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы колбасага акцизлар кертүне хупламый. Әмма андый ризыкларны азрак кулланырга тәкъдим итә, диде ведомство җитәкчесе Вероника Скворцова.

“Күпчелек русиялеләр өчен колбаса тәмле ризык булып торуын беләбез, шуңа күрә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәт туклану үсеше стратегиясенә акцизлар кертү чарасын кулланмады”, - диде Вероника Скворцова.

Аның сүзләре буенча, белгечләрнең колбасага акцизлар кертү турындагы киңәшләре Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә нигезләнгән.

Моңа кадәр “Известия” гәзите Русиядә колбаса, сосискалар һәм бекон хаклары 30%ка  артырга мөмкин дигән иде. Эшкәртелгән кызыл ит ризыкларына акцизлар кертүне РФ Хөкүмәтендәге Белгечләр советы тәкъдим итте. Башлангыч авторлары эшкәртелгән ит ризыклары составында канцерогеннар микъдары зур ди, ә алар үз чиратында яман шеш барлыкка китерергә мөмкин.

Акцизлардан җыелган акчаларны сәламәт туклану ризыкларын арзанайтуга юнәлтергә тәкъдим ителә.

Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшкәртелгән ит ризыкларына акцизлар кертүне максатка ярашлы түгел дип билгеләде. 

Фото: Интернет. 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Ростов өлкәсенең Тикшерү комитеты өч кеше үтерү эшен тикшерә. Вәхшиләрчә үтерүдә 71 яшьлек пенсионер ханым гаепләнә: тикшерү версиясе буенча, хәтта 8 яшьлек оныгын кызганмыйча, ул туганнарын теге дөньяга озаткан.

Үтерелгәннәрнең җәсәдләрен Дондагы Ростовның Көнбатыш районындагы фатирда тапканнар: алар арасында – 1937 елгы ир, 1982 елгы хатын-кыз һәм аның 2010 елгы малае. Үтерүче корбаннары белән еш кына үзара талашып һәм гаугалашып бер фатирда көн күргәннәр. Соңгы талаш 3 үлем белән тәмамланган.

Кайчандыр бу фатирны ипотекага сатып алганнар.  Ипотека кредитының бер өлешен – яшьләр, икенче өлешен пенсионерлар түләп килгән. Әмма вакыт үтү белән яшьләр аерылышкан. Пенсионерларның малае киткән, ә аның элекке хатыны белән баласы фатирда яшәп калган.

Каенана белән килен арасында еш кына конфликтлар булган, хатыннар даими рәвештә фатир өчен өзешкәннәр, акча бүлешкәннәр. Шундый талашларның берсендә каенана балтага үрелә. Канкоештан соң әби үзенә кул салмакчы була, ә сорау алуда  әлеге үтерүләрдә мәрхүм киленен гаепләп маташа. Ләкин тикшерүчеләр аңа ышанмый. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлфия Шакирҗанова.

Фото: Интернет.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бер пассажир хатын узган атнада иртәнге сәгать 5тә Мәскәү аэропортыннан  өенә кадәр такси чакырта. Көндезге сәгать 1дә  хатын йокысыннан уяна һәм кошелёгы югалуын аңлый. Таксопарк белән элемтәгә керергә тырышулар, водитель телефон номерын эзләү уңышсыз булып чыга. Шул чакта таксистны хатынның әтисе тәрәзәдән күреп кала.

Баксаң, такси водителе, кошелёкка тап булгач, клиенткасы белән бәйләнешкә керергә тели. Әмма аның телефон номерын таба алмагач, ул хатын яшәгән йорт подъезды алдына килеп туктый һәм көтә башлый.

Таксист белән яшь хатын,  күрешкәч, күз яшьләрен тыя алмый елап җибәрәләр. Хатын такси водителен юл хакыннан 5 тапкырга  артык сумма белән бүләкли.

Бу хәлне белеп калган “Ситимобил” сервисы такси водителен үзләренә эшкә чакыра, аңа бушлай автомобиль тәкъдим итә һәм бер ай дәвамында комиссия алмаска вәгъдә бирә. “Ситимобил” водительнең бу адымын лаеклы дип саный, Кайратның (таксистның исеме. – Авт.) клиентларын шулкадәр кайгыртуына соклана.

Әлфия Бикмурзина.

Фото: Интернет.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге иң хәвефле транспорт төрләрен ачыклау буенча сораштыру үткәргән. Русия халкының  47 проценты маршрут автобусларын транспортның иң куркыныч төре дип исәпли. Сораштырылганнарның өчтән бере самолетларны иң куркыныч транспорт төренә керткән.

  Мәскәүлеләр һәм Санкт-Петербург халкының  исә 59 проценты “маршрутка”ларны, 38 проценты – самолетларны хәвефле  дип уйлый.  Сорашуда катнашканнарның өчтән бере - шәһәрара автобусларын, 17 проценты шәһәр транспортын куркыныч дип саный.

  Сораштырулар күрсәтүенчә, русиялеләр арасында җәмәгать транспорты иң популяры булып кала. 

Елена Фатыйхова.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Кибеттә теләсә нинди студентның “Доширак” токмачын алганын күргәнегез бардыр. Хәер, студент чакта аны үзебез дә алып ашавыбыз сер түгел. Аның бер кабы төшке ашны алмаштырырга сәләтле.

Ләкин “Доширак” зыянлы һәм ашказаны-кайнату трактына шактый зыян китерә дигән имеш-мимешләр еш ишетелә.
М.Ф. Решетнев исемендәге Себер дәүләт университетының Органик химия һәм органик матдәләр технологиясе кафедрасы доценты  Елена Семиченко “Доширак” хакында түбәндәгеләрне сөйләде.

Составында бодай оны (һәрберебез өендә бар ул), тоз (анысы да таныш), крахмал, пальма мае (атеросклеротик бляшкалар барлыкка китерүе аркасында файдалы түгел, әмма сәламәт организмга әллә ни куркыныч тудырмый). Натрий карбонаты – чәй содасы (күбебез шулай дип йөртә бит аны), ә натрий полифосфаты кислоталылыкны җайлаштырыр өчен кулланыла.

“Бодай оныннан эшләнелгән токмачның файдасы аз. Он бодай бөртекләреннән тора. Бодайны эшкәрткәннән соң он составындагы клетчатка һәм витаминнар микъдаре азая. Мөмкинлек булганда бөтен бөртекле (цельнозерновой) оннан пешерелгән ризыклар ашарга кирәк”, - ди Елена Семиченко.

Шулпасында су, крахмал, тоз һәм пальма маеннан башка калий сорбаты (сорбин кислотасы тозы һәм натрий бензоаты) бар. Сорбин һәм бензойлы кислота – табигый кушылмалар, җиләкләр составында бар. Ике кислота да консервант буларак төрле азык-төлеккә кушыла.

Шулай ук натрий глутаматы бар,  аның хакта бөтенләй куркыныч хәбәрләр йөри.  Әмма ул нибары натрий тозы аминокислотасы, теләсә нинди бифштекста аның микъдаре “Доширак”ка караганда күбрәк.

Мальтодекстрин. Аны кукуруз крахмалыннан ясыйлар.

“Кашыкта – дару, чынякта исә – агу, - дип ышандыра Елена Семиченко, - “Доширак” составындагы бу матдәләр организмга әллә ни зыян китерми. Әмма даими бу токмачны ашау файдалы түгел, чөнки анда аксым һәм майлар бик аз. Ашаган ризыгыбыз төрле булырга тиеш: яшелчәләр, җиләк-җимеш, сыер ите”.

“Доширак” токмачы – Русиядә куллануга рөхсәт ителгән сертификация алган продукт. Ул тикшерүләр үткән, димәк, аны кулланырга мөмкин. Токмачны чама белән ашаганда сез агуланмаячаксыз”, - дип нәтиҗә ясый Елена Семиченко.