Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Бөекбритания королевасы  принц Гарри хатыны Меган Марклның киенү стилена карата канәгатьсезлек белдергән.

Елизавета II  Меган Марклга Голливуд йолдызлары төсле бизәнмәскә һәм принцесса кебек киенә башларга боерган.

Имеш-мимешләргә ышансаң, Елизавета II  туйга әзерләнгәндә үк үзенең канәгатьсезлеген җиткергән:   аерылган булуына карамастан,  Меганның ап-ак күлмәктән кияүгә чыгарга теләве аңа ошамаган. Соңрак Чешир графлыгына барганда, оныгы хатынының, дресс-кодны инкарь итеп, баш кием кимәве дә королеваның ачуын китерә.

Ул гына да түгел, герцогиня тыелган ничәмә тапкыр чалбарлы костюмнар, мини-күлмәкләр, кара төстәге киемнәр, чит ил дизайнерлары киемнәрен кия.

Тагы бер имеш-мимеш калкып чыккан. Башта Меган Маркл туй тантанасына икенче тиара (коронага, диадемага охшаш бизәнү эшләнмәсе) сайлаган була. Әмма королева булачак килененә ул тиараны киюне тыйган, чөнки баш киемен бизәгән зөбәрҗәтләрнең (изумруд) Русиядә табылуы ихтимал була.

Фото: Интернет.