Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Уфа мэры Өлфәт Мостафинга шәһәр урамнарында һәм тротуарларындагы бозлавык белән көрәштә кулланыла торган ком-тоз кушылмасы сыйфатына игътибар итәргә кушты. Узган ялларда башкалада бозлы яңгыр яву сәбәпле, юллар боз белән капланды, коммуналь хезмәтләр җәяү йөрү юлларына шушы катнашманы мул гына сибеп чыкканнар иде.

 “Юлларга ком  түгел, кара туфрак сибеп чыкканнар төсле. Коточкыч пычрак. Бу максатларга тотыныласы ком-гравий кушылмасы (ПГС) чистартылган, юылган, эре фракцияләрдән азат ителгән булырга тиеш. Бу сорауны ныклап өйрәнегез, - диде Радий Фәрит улы Уфа башлыгына.  – Исәп палатасын җибәрегез, нәрсә сатып алынганын тикшерсен. Автобуслар авыл урамнарында йөргән кебек, ул пычракны каян җыя алар, шәһәр асфальтыннан йөриләр бит?! Пычрактан тузан күтәрелә, бу эстетика гына түгел, бу – балалар авырулары. Уфага пычрак ком сатып, сыйфатлысы коммерция структураларына киткәнен белсәм һич аптырамаячакмын”.

Торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Михаил Кирәев белдерүенчә, ком куллану юллардагы боздан котылырга ярдәм итми, ә менә тротуарларда пычрак барлыкка китерә. Муниципаль берәмлекләргә бозлавыкка каршы чараларда җәяү йөри торган урын-сукмакларга ул  тоз гына сибүне киңәш итте.

Өлфәт Мостафин әйтүенчә,ком-гравий кушылмасы  сибү өчен 1280 техника берәмлеге булырга тиеш, ә чынында техника саны 406 машина тәшкил итә, алары да  4-5 ел элек сатып алынган. Ялларда бозлавык белән көрәшкә 198 техника берәмлеге һәм 888 дворник чыкканнар. Шимбә, 17 ноябрь көнне травмпунктларга егылып төрле җәрәхәтләр алган 42 уфалы мөрәҗәгать иткән.

Радий Хәбиров Уфа һәм башка шәһәрләр өчен җитмәгән техниканы сатып алырга боерык бирде. Узган ял көннәрендәге катлаулы һава шартлары коммуналь, юл һәм башка хезмәтләргә имтихан кебек булды диде ул.

“Тиз эшләргә өйрәнегез, төрле  коммуникацияләр формаларын кулланыгыз, мине үзегезнең оператив чатларыгызга кушыгыз, ничек эшләвегезне карармын”, - диде төбәк җитәкчесе.

Әлфия Бикмурзина.

Фото: Интернет.