Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Үткән атнада республикада, аяк асты бозлавык булу сәбәпле, автоаварияләр саны артты. 17 ноябрьдә 20 юл-транспорт һәлакәтендә 8 кешенең гомере өзелде.

Бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәне Республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров әлеге аянычлы хәлдән башлады. Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов әйтүенчә, 12-18 ноябрьдә автоһәлакәтләрдә 14 кеше үлгән, 87есе җәрәхәтләнгән. “Һава торышы кинәт начарлану, бозлавык һәм боз яңгыры сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре артты”, – диде ул.

Бозлы яңгыр якынлашуы турында республика халкын алдан кисәтеп була идеме? Төбәк җитәкчесе Башгидрометүзәк вәкилләреннән шуны аңлатуларын сорады. “Бу күренешне алдан фаразлавы авыр. Без аны ява башлагач кына күрә алабыз, – диде синоптикларның берсе. – Шунысын әйтә алам: шимбә көнге күренеш бар урында да күзәтелде, әмма калынлык күрсәткеченә (5 мм дан артык) җитмәде. Шуңа без зурдан кубып кисәтүнең бар системасын да кулланмадык”.

Радий Хәбиров алдан хәбәр итүнең параметрларын яңабаштан карарга кушты һәм: “Соңыннан сигез мәет җыйганчы, алдан кистәү яхшырак”, – диде.

Язгөл САФИНА.

 

Фото: УГИБДД МВД по РБ