Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шимбә көнне эш сәфәре белән Туймазы шәһәренә барды. Төзелеп килгән “Чулпан” микрорайонындагы җирле халык белән аралашуы вакытында, туймазылылар транспорт мәсьәләләренә, урамда төнге вакытта баганаларда ут булмавына зарланды. Яшь әниләр балалар поликлиникаларында педиатрларның җитешмәве дә борчуга салуын җиткерде.

Радий Хәбиров белдерүенчә, хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда табибларның җитешмәве - системалы проблема. Ул узган атнада республика бюджетыннан тар белгечле табиблар өчен 125 миллион сум акча бүленүе хакында белдерде. Төбәк җитәкчесе сүзләре буенча, районнарга эшләргә дип кайткан табибларның торак мәсьәләләрен муниципалитетлар башлыклары хәл итәргә тиеш. Медицина тармагының кадрлар мәсьәләләрен хәл итү буенча план расланган, квартал саен район башлыклары бу план үтәлеше хакында исәп тотачак.

“Чулпан” микрорайонында Радий Хәбиров төзелеп беткән балалар бакчасы бинасына барды. Бина инвестор акчаларына төзелгән, әмма төрле сәбәпләр аркасында балалар бакчасы һаман ачылмаган. Балалар бакчасын дәүләт сатып алырга тиеш, дигән фикердә инвестор. Радий Фәрит улы район властьларына проблеманы хәл итү юлларын табарга һәм аңа бу хакта хәбәр итүне боерды.

“Балалар бакчасын күптән сафка кертергә кирәк”, - диде төбәк җитәкчесе.

Туймазының 1 санлы мәктәбе дә ремонт таләп итә. Мәктәп бинасы 1976 елда төзелә. Бүгенге көндә идән, тәрәзә-ишекләрне алыштырырга кирәк. Монда барлыгы 600 укучы белем ала: шуларның  200е – икенче сменада.  Уку елы тәмамлангач та Радий Хәбиров шәһәр хакимияте башлыгына мәктәптә кичекмәстән ремонт эшләрен  башларга йөкләде,  республика акча бүләчәк диде ул.

Фото: Башинформ.