Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Җырчыларга сәхнәдә чәчәк бәйләмнәре генә бүләк итәләр дип уйласагыз, ялгышасыз! Илсөя Бәдретдиновага, мәсәлән, Лениногорскида узган концерт вакытында бер тамашачы сәхнәгә... бер чиләк (!) баскан токмач чыгарган! «Балам, гел юлда йөрисең, үзеңнең токмач басып торырга вакытың да юктыр дип уйладым», – дип биргән ул апа күчтәнәчен.

– Бер чиләк токмач! Егылып китә яздым... Бөгелмә районыннан килгән Нурия апа Кудашева булып чыкты ул, – ди Илсөя. – «Бер атна тырыштым: җәям дә, киптерәм дә кисәм, тагын җәям, тагын кисәм», – диде...