Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Китү сәбәпләре нидә?

– Беренчедән, соңгы арада сәламәтлегем нык какшый башлады. Кан басымы бик борчый. Югары кан басымы йөрәккә “бәреп”, өянәк булды. Бик озак хастаханәдә яттым, алты ай дарулар эчтем, ә аннары йөрәккә операция ясадылар.

Икенчедән, дин юлына бастым. Шул сәбәпле, сәхнәдән китәргә телим. Эчке дөньямда күп үзгәрешләр булды, хәзер тормышка бүтән күзлектән карыйм. Барлык эшләремне дә Аллаһы Тәгаләне телгә алудан башлыйм. Гастрольләрдә йөрү намазга баскан кешегә килешми, комачаулый дип саныйм. Вакытында укымыйча намазны сәбәпсез калдырырга ярамый. Сәхнә белән динне бергә бәйләргә теләмәс идем, – ди Халидә ханым.