Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Мансур Мозаффаров (1902-1966) – композитор һәм педагог, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. 1902 елда Казанда мулла гаиләсендә туа. Мансур әнисе, танылган шагыйрә, кызлар мәктәбендә укытучы Маһруй Мозаффария тәрбиясендә үсә. 1945 елдан Казан консерваториясендә укытучы булып эшли. Татарстанның халык артисты Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.

Танылган әсәрләре:
– «Галиябану» операсы.
–Халык яратып тыңлый торган: “Яшь егетләр, яшь кызлар”, “Син кайтмадың”, “Сандугач” җырлары, симфоник әсәрләре.
Мансур Мозаффаров 1966 елда Казан шәһәрендә вафат була.

Фасил Әхмәтов (1935-1998) – татарның күренекле композиторы. Кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә. 1952 елда Казан музыка училищесының баян бүлегенә укырга керә. 1957-1962 елларда Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән редактор булып эшли. Консерваториядә аспирантурада укый һәм шунда үзе дә дәресләр алып бара. Фортепьяно өчен язылган сонатинасы, белгечләр тарафыннан, татар музыкасында новаторлык әсәре дип билгеләнә. Аеруча композиторның беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә башкарыла. Композитор үз исемен симфоник музыка жанрда бөтен илгә таныта. «Ф.Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен Русиядә беренчеләрдән булып, РФнең М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Татар драма театры әсәрләренә дә музыка яза. Алар арасында: Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”, А.Гыйләҗевның “Мин-синеке, син-минеке”, И.Юзиевның “Туган көн” драмалары бар.
Халык тарафыннан яратып җырланучы җырлары һәм романслары: “Назлы гөлкәем”, “Таң йолдызы”, “Аккошлар”, “Мәхәббәтемне эзлим” һ.б.
Ф.Әхмәтов 1998 елда Казанда вафат була.
***
Совет чорында яшьнәп иҗат иткән композиторлар арасында билгеле шәхесләр: Марс Макаров, Мирсәет Яруллин, Илдус Якупов, Луиза Хәйретдинова, Мәсгудә Шәмсетдинова, Резедә Әхиярова һ.б. да бар.
***
Музыка өлкәсендә совет чорына караган 11 кызыклы факт:
1. Татар җырларының беренче язмалары 19 гасыр ахырына карый.
2. Бөек Октябрь революциясенә кадәр татар музыкасы халыкның милли сөйләм тардицияләре буенча гына үсә. Инструменталь бизәлешсез генә коры тавышка җырлау һәм озын көйләр популярлык ала.
3. Кыска биюле көйләр, шаян такмаклар, авыл (озын көй һәм кушымтасында тиз җырлана торган җыр), шәһәр көйләре, билгеле бер тарихны бәян итүче җыр-бәетләр дә җырлана.
4. Совет чорында җырчылар гармун яки баянга кушылып җырлый, сирәк кенә булса да берничә тавышка корылган хор җырлары да очрый.
5. Халык уен кораллары: курай, кубыз, мандолина, думбра һ.б. киң таралыш ала.
6. Татар халык җырларын артистлар Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар башкара.
7. 20 еллар башында милли музыка үзәге булып Красный Октябрь (хәзерге Г.Камал) исемендәге татар театры санала. Нәкъ биредә беренче татар опералары: “Сания”, “Эшче” опералары куела.
8. 1927 елда татар радиосы оеша. Анда Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов кебек солистлар еш чыгыш ясый.
9. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачыла. Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев, Сара Садыйкова, Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатовалар шушы студиянең беренче карлыгачлары булалар. Булачак татар операсы өчен беренче кадрлар әнә шулай әзерләнә.
10. 1934 елда Казанда Опера һәм балет театры ачыла. Нәҗип Җиһановның “Качкын” операсы анда куелган беренче әсәр була.
11. Шул ук елда композиторлар берлегенә дә нигез салына.